|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2023 Фаҗига
Балык Бистәсе районында елгада 93 яшьлек әби мәете табылганБүген иртәнге сәгать сигездә Балык Бистәсе районы Тегермән Пүчинкәсе авылында өлкән яшьтәге хатын-кызның югалуы турында хәбәр килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бер сәгатьтән Коры елгасында ярдан 3 метр ераклыкта 93 яшьлек хатын-кызның мәетен тапканнар. Пенсинер хатынның мәетен хокук саклаучыларга тапшырганнар, дип яза Татар-информ.
Якынча мәгълүматлар буенча, җомга көнне хатын-кыз өйдән чыгып киткән, ул деменциядән интеккән.
Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|