|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2023 Криминал
![]() Үлгәннәр ярдәмендә акча эшләгәнУфаның Октябрь район суды элекке полиция хезмәткәренә карата “ришвәт алу” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшенә кагылышлы хөкем карары чыгарды. Прокуратура мәгълүматы буенча, Русия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Уфа буенча оператив дежур ярдәмчесе 2017 елдан алып 2019 ел июненә кадәр ритуаль агентка эш барышында шәһәр территориясендә теркәлгән үлем очраклары турында хәбәр итеп торган. Бу мәгълүмат өчен ул 150 мең сумнан артыграк акчалата бүләк алган.
Хөкем ителүче гаебен таныган. Суд аңа 2 миллион сум күләмдә штраф билгеләгән. Ул өч ел дәвамында хокук саклау органнарында власть вәкиле функцияләре белән бәйле булган вазифада эшләү хокукыннан мәхрүм ителгән. Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.
Чыганак: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|