поиск новостей
  • 06.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 07.03 "Син бит минем бергенәм" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 07.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 08.03 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 08.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 06 Март
  • Мәрьям Йосыпова - актриса
  • Айдар Хәлиуллин - журналист
  • Мансур Мозаффаров (1902-1966) - композитор
  • Гүзәл Гарәпшина - актриса
  • Нурбәк Батулла - биюче
  • Илдар Рәхмәтуллин - автоузышчы
  • Илмира Нәгыймова - җырчы
  • Фазыл Искәндәр (1929-2016) - язучы
  • Рәис Ханнанов - композитор
  • Мурат Гайсин - җырчы
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
17.11.2023 Шоу-бизнес

Фидан Гафаров: “Улымның гомерен саклап кала алмадым”

Россиянең халык артисты, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры актеры Фидан ага Гафаров белән Казанда күрештек.

76 яшенә җитсә дә иҗат күчәре шул ук әйләнештә: очрашуларга йөри, концертларда чыгыш ясый, театрда ике төп рольдә уйный.
 
- Фидан ага, сезнең тормыш икегә бүленде кебек. Мәрхүм хатыныгыз Фәридә апа барында пар канатлы идегез, тигезлектән киселгәч, ялгыз тормыш кичәсез.
– Эчке дөньям үзгәрде, әйе, Фәридәдән соң бушап калды. Йөрәгемдә сагыш та бар, Фәридәмне сагынам. Бик акыллы ханым иде. Гомере буе мине яратып, иҗатыма ярдәм итеп яшәде. Ахирәтләре еш кына мине тегенең белән йөри, моның белән очраша, дип сөйләгәндә дә сер бирмәде. “Фидан күренекле артист, аны ханымнар, кызлар да яратмаса, мин ничек яратыйм?” – дип кенә әйтә иде. Күңелемдә хәзер дә башка ханымга урын юк, бу җәһәттән гомерем ахырынача, ялгыз калачакмын. Ә көндәлек тормышта элеккегечә ямь табып яшим. Гел позитив дулкында, дусларым күп, аралашам. Иртә-кич җәяү йөреп кайтам, инде 20 еллап бардыр, хәмер белән дә булышмыйм. Балаларымны үлеп яратам, оныкларым өчен сөенәм. Азамат улым минем белән бер театрда эшли. Икенче мәртәбә гаилә корды: 3 кызы, бер ир баласы бар. Дүрт бала әтисе ул.  Хатыны бик акыллы татар кызы. Беренче хатыны да театрда эшли. Нишлисең, борынгылар да бер учта ике кошны канат очырта алмыйсың, дигәннәр. Йә, синең шәхси тормышың канат ныгыта, йә карьера. Икесенә дә көч җитми, театр актрисалары, кызганыч, шәхси тормышын корбан итәргә мәҗбүр, электән килгән гадәт. Ә Азаматның бүгенге тормышыннан мин бик канәгать. Ул да сеңлесе өчен үлеп тора. Самирама 14 яшь тулды. 9 нчы сыйныфта укый.
 
– Фидан ага, сез “кырын” эштә дә егетлек күрсәттегез. Читтә туган балагызны, хәтта киң җәмәгатьчелек алдында минем кызым, дип таныдыгыз.
- Дөрес әйтәсез, читтә баласы туса, күпләр яшерә. Ә мин бу гамәлем белән дә үрнәк. Иртәме-соңмы ул бала әтисен сораячак, аның кемлеген белеп, үпкәләп үсәчәк. Баланың ни гаебе бар? Минем дә, ул бала ничек яши икән, ашарына ризыгы бармы, өс-башы җитешме, дип сыкранып, сызланып яшисем килмәде. Аннан Фәридә апаң исән чагында ук гел кыз бала табарга кызыкты. Ир балалар бит икенче, кыз бала булышыр иде, дигәндер. “Әле дә соң түгел, бәлки берәр яшьрәк бичә белән мәтәштерермен”, –  дисәм, “Үзең кара инде, Фидан, туса артык түгел”, – диде, Фәридә апагызның үз теленән төшкән сүз. Яшереп йөрмәдем, беренче аңа кайтып әйттем. Үз каным икәнлегенә шикләнмәдем, ә менә Фәридәнең ышанасы килеп, ике мәртәбә ДНК ясаттык. Ул да Самираны бик яратты. Җәе буе без авылда идек, Уфага йөреп эшләдем. Самира белән Фәридә икесе өйдә калалар иде, әни белән кыз кебек сөйләшәләр, Самираны ул куеныннан да чыгармады.
 
– Бәлки, ул баланы хәзер тигез канатлы итәрсез?
– Юк. Ничек бар шулай кала. Беренчедән, мин аларга бик нык ярдәм итәм. Жуково бистәсендә ике катлы коттеджда яшиләр. Самира яхшы мәктәптә укый. Илтеп куям, барып алам, бүгенгәчә үзем рульдә йөрим. Ул минем концертларымда  чыгыш ясый, матур җырлый. Кабаттан торыш кормавымның икенче сәбәбе – кемгәдер яраклашасым килми. Эчке табигатем шундый. Мине инде үзгәртеп булмый. Ә Фәридә апагыз кебек акыллы ханым җир йөзендә бүтән юк инде.

– Азамат – сезнең дәвам. Тормышта да, сәхнәдә дә. Ә менә Айбулатны үзегезгә тарта алмагансыз...
– Бер үкенечем бар бу тормышта... Улымның гомерен саклап кала алмадым,  үземне гаеплим. Айбулат балакаем икенче дөнья кешесе иде. Җырлар иҗат итте, тавышы матур, виртоуз гитарачы, сәләтләренә сокланып туймаслык. Яшьлеге дә бит ил таралган чорга туры килде, мин дә ярдәм итә алмадым, үзе дә хәлле продюссерлар тапмады. Көне-төне эштә чагым, рольләрем күп иде, мине – театр, ә аны бәхетсезлек йотты. Өйгә кайтып җиттем дигәндә, подъезд төбендә үтерделәр. Исән чагында гел: “Мин бу алдакчылар дөньясында яши алмыйм. Миңа китәргә кирәк”, – дип әйтте. Кара-каршы утырып та сөйләшеп карадым, таләпләре зурдан, аларны үтәрлек идемени...

- Газиз баласының тормыштан уңмавына Фәридә апа да бик борчылгандыр. Исән чагында барысы хакында да сөйләшеп, бәхилләшкәнсездер?
– Үзем дә рәхсәт итмәдем, ул да бәхилләшик, дип тел тибрәтмәде. Исән чагында, Фәридә белән гел аклык, якты тормыш турында сөйләштек. Фәридә апагыз авырды, беләсез. Авырулары бер бәйләм... Хастахәнәдә ятты. Көн дә янына барып, икешәр сәгать утырып кайта идем. Өйдә дә, үзем эштә чакта, ялгызы азапланырлык итмәдем, авылдагы ахирәт кызларын өйдә булышчылар итеп китерттем. Алар үзләрен хезмәттә дип тә түгел, үз өйләрендә сыман, дустанә, иркенлектә яшәделәр. Бүген дә булышчым бар, яшермим.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 17.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы