поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
16.11.2023 Мәдәният

Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узачак (ПРОГРАММА)

2023 нче елның 1-7 нче декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узачак. «Һөнәр» фестивале 2009 нчы елда Г.Камал театры инициативасы белән башлап җибәрелде һәм 10 ел буе әлеге театр канаты астында гамәлгә ашырылды. Ә 2019 нчы елдан башлап, «Һөнәр» фестивален Г.Кариев театры оештыра.

«Һөнәр» – Татарстан һәм Россия театр дөньясы өчен сыйфат билгесе. Беренче елларда фестиваль режиссерлар өчен вакансияләр ярминкәсе ролен үтәсә, соңгы вакытта программада үзләре яшь булсалар да, инде режиссер буларак өлгергән профессионалларның эшләре тәкъдим ителә. Театраль сезонның иң яхшы премьералары тамашачылар һәм театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан карала һәм шулар буенча бүгенге театр дөньясының ничек яшәве турында күзаллау барлыкка килә. Шуңа күрә «Һөнәр» фестиваленә эләгү – күп театрларның хыялы.

15 нче юбилей фестивалендә 15 театр катнаша, төрле яшь категорияләре өчен 16 спектакль күрсәтеләчәк. Быелгы «Һөнәр»гә Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Ачинск (Красноярск крае), Барнаул (Алтай крае), Сарапул (Удмуртия Республикасы), Губаха (Пермь крае), Туймазы (Башкортстан Республикасы), Чабаксар (Чувашия Республикасы) театр коллективлары да килә. Фестиваль спектакльләрен барлыгы 6 мәйданчыкта карап булачак: Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» татар дәүләт курчак театры. Ә 2 нче декабрьдә программа буенча Буа дәүләт драма театрына бару планлаштырылган.

Фестивальдә елдагыча белем бирү программасы да каралган. Быел «театраль лекция» форматы сайланды, театр тәнкыйтьчеләре лекцияләрне Татар китабы йортында үткәрәчәк.

XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең эксперт советы әгъзалары:

Юлия Клейман – театр өлкәсен өйрәнүче, театр тәнкыйтьчесе. Сәнгать белеме кандидаты, Россия дәүләт сәхнә сәнгате институты доценты. «Фулбрайт» һәм «Фолджер» фәнни программалары стипендиаты. «В смысле?!» фестиваленең арт-директоры, «Территория.Kids», «Кто ты и откуда?», «Точка доступа», «Другая сцена», «Сны улиц», «Маска плюс» фестивальләренең кураторы. Милли премияләр эксперты.
Марина Шимадина – театр тәнкыйтьчесе, журналист, Мәскәүнең «Среда 21» бәйсез камера театры пиар-директоры. «Театръ» порталының яңалыклар бүлеге редакторы, «Театр – детям» блогы авторы.

Жанна Зарецкая – театр тәнкыйтьчесе, «ТЕАТР.» журналы сайтының шеф-редакторы, В.И. Стржельчик исемендәге театр премиясе лауреаты, «Прорыв» Петербург яшьләр театр премиясен гамәлгә куючы, Зур драма театрының «Друзья БДТ» фонды башкарма директоры. Россия һәм халыкара театр тәнкыйтьчеләре берлекләре әгъзасы.

Нияз Игъламов – театр тәнкыйтьчесе, Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кураторы, Татарстан Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе, ТР мәдәният министрының һәм «Әкият» Татар дәүләт курчак театры сәнгать җитәкчесенең киңәшчесе, «Алтын битлек» Милли театр премиясенең эксперт советы һәм жюри әгъзасы. Д.Сираҗиев исемендәге театраль премия һәм М.Җәлил исемендәге республика бүләге иясе.


---
Кариев театры
№ --- | 16.11.2023
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы