|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2023 Әдәбият
![]() Равил Фәйзуллин музей-салонына сәяхәт (ФОТО)Музей - халык, милләт хәтере, халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, шәхесләре белән таныштыра. Әйе, авылыбыз горурлыгы булган, Татарстанның халык шагыйре Равил абый Фәйзуллинның шәхесе белән танышу өчен ел башында гына ачылган, язучыбызның музей-салоны да ел буена әкрен генә гөрләп торды. Авыл халкыннан тыш, авыл җирлекләреннән дә, башка төбәкләрдән дә, төрле категория кунаклар ташкыны өзелмәде. Биредә язучының туганнан алып бүгенге көнгә кадәр булган тормышы, аның иҗади эшчәнлеге, аның иҗади мирасы. Әлбәттә, җылы хисләр калдырырлык бай тарих белән танышу, килгән һәрбер кунакны кызыксындырмый калмады диясе килә, аларның бәяләмәләре шуны курсәтте.
Музей мәктәптә урнашкач, аның эшчәнлеге, билгеле инде, укучылар белән актив үрелеп бара, мәктәптә нинди генә әдәби чаралар узмасын, музейга керелә, чаралар турыдан туры анда да уза, чөнки, бер як стендта Балык Бистәсеннән чыккан әдәбият әһелләре турында, рәсемле мәгълүмат урнашкан. Быел күп кенә якташ язучыларыбызның юбилейлары булып узды, китапханәчеләребез әдәби чараларын шушында уздырдылар.
![]() Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узган “Җырлыйк әле” музыкаль чарасына җыйналган авыл халкы музейның иң беренче кунаклары булдылар.
Шулай ук, Мөгаллимнәр һәм остазлар елы уңаеннан “Рәхмәтләрнең иң олысы, сиңа булсын, укытучым” исеме астында үткәрелгән зур чарада катнашучылар да (авыл мәктәбен тәмамлап, төрле мәктәпләрдә эшләүче укытучылар), музейнын зәвык белән төзелүенә басым ясап, шагыйребез белән горурлануларын җиткерделәр.
Чираттагы кунаклар, район мәгариф бүлеге И.М.Садыков җитәкчелегендәге район мәктәп директорлары иде. Аларның теләкләрендә, әлбәттә, яшь буынны тәрбияләүдә якты учак буласына ишарә иде.
![]() Алардан соң озак тормый район китапханәчеләрен каршыладык. Аларны бигрәк тә китаплар дөньясы, язучы гомер буе җыеп барган, матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр тупланмасы, шагыйрьгә бүләк ителгән автографлы китаплар киштәсе үзенә җәлеп итте.
Зәй районы Түбән Биш урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары, Зәй шәһәре музей директорларын да җылы кабул иттек, шулай ук Яр Чаллы каласыннан килгән бер төркем әдәбият әһелләре белән очрашу, танышу, җанлы аралашу да искиткеч тәэсирле үтте. Әлеге очрашуда Равил абыйның үзе дә катнашуы аеруча истәлекле булды.
Районнан килгән “Сәламәт бул!” клубы группасы составы да җылы хисләр калдырып китте, мавыктыргыч экскурсия булды, үзебезгә көч кергәндәй булды, диештеләр пенсионер апа-абыйлар.
Музей ачылышында Халык шагыйре Равил абый Фәйзуллин үзе, музей-салонының буш тормавын, аның очрашулар урыны булуын теләгән иде, теләкләре чынга аша бара, халык өзелми элегә. Тирә-як авыллардан да мәктәп укучылары, укытучылар коллективы һәрдаим килеп торалар, үзенчәлекле музей бинасында булып, аларның эчке дөньялары байый, үзләрендә рухи үсеш сизәләр, язып калдырган теләк-бәяләмәләре шуны раслый.
Монда килгән һәркем истәлеккә фотога төшәргә ярата, чөнки ул тарихта калачак ядкәр. Быел Равил абый өчен аерата истәлекле ел, аның 80 яшьлек юбилей елы. Килгән кунакларның барысы да, шулай ук мәктәп коллективы да, Равил абыйга исәнлек, озын гомер, шатлыклы көннәр, гаилә иминлеге теләп калабыз! Юбилейдан соң да күнел көрлегең кимемәсен, Равил абый.
![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]()
--- |
Иң күп укылган
|