|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2023 Җәмгыять
Яшь гаиләләргә 5 процентлы ставка белән ипотека бирелергә мөмкинХәзер яшь гаиләләр торакны еш кына бюджет ярдәменнән башка сатып ала алмый. Бу хакта «Российская газета» депутатлар - закон проекты авторларына сылтама белән хәбәр итә. Бу категория гражданнарының җыелган акчасы юк, әмма тотрыклы, арта торган кереме бар, шулай ук алар шактый озак вакыт хезмәткә сәләтле яшьтә була. «Шуңа бәйле рәвештә, закон проекты белән яшь гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чараларын билгеләргә - ташламалы ставка (5 процентка кадәр) белән кредит бирергә тәкъдим ителә. Ә күп балалы яшь гаиләгә 25 елга кадәр түләү срогы белән торак сатып алуга яки төзүгә процентсыз займ бирергә», дип китерә бу хәбәрне Татар-информ.
Яшь гаиләгә 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган, бер балигъ булмаган баласы булган ир белән хатынны, ә өч һәм аннан да күбрәк балалыларны (шуларның иң кечесе әле балигъ булмаган) күп балалы гаиләгә кертергә тәкъдим ителә.
--- |
Иң күп укылган
|