|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2023 Җәмгыять
Татарстанда тагын бер куркыныч авыру белән чирләүчеләр саны кискен артканТатарстанда быелның сигез аенда туберкулез йоктыруның 604 очрагы ачыкланган. Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 95,6 процентка күбрәк. Бу хакта Татар-информ яза. ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге белешмәләре нигезендә, 2023 елның гыйнвар-август айларында 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда эпидемиологик вазгыять туберкулез йоктыручыларның артуы белән характерланган. Әйтик, 2023 елның гыйнвар-август айларында 100 мең татарстанлыга туберкулез йоктыруның 22,7 очрагы туры килгән.
Шулай ук 2022 елның гыйнвар-август айлары белән чагыштырганда сифилис белән авыручылар коэффициенты – 36,4, ВИЧ йоктыручылар коэффициенты 3,8 процентка арткан.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|