поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.11.2023 Дин

Ислам динендә аракы эчү турында нәрсә диелә?

Беркем өчен дә сер түгел: исерткеч эчемлекләр кешенең тәненә дә, аңы белән җанына, ягъни физик һәм рухи сәламәтлегенә дә бик зур зыян китерә.

Әгәр: “Аракы эчүдән бәхетле булган кешене күрсәтегез әле”, – дип сорасак, андый кешене күрсәтүче табылмаячак. Әмма: “Аракы эчүдән күп зыян күргән һәм бәхетсез булган кешене күргәнегез бармы?” – дигән сорауга күпләр уңай җавап биреп, бик күп мисаллар китерә алачак. Дөрестән дә, шушы зәхмәт аркасында күпме кеше әрәм булган, күпме гаилә таркалган, гарип бала туган, ничә кеше җинаять юлына баскан, исерек килеш машинага утырып, юл һәлакәтенә очраган, имгәнгән, гүр иясе булган... Статистика мәгълүматлары буенча аракыга хирыслык ул – кешелек дөньясы кичергән иң олы бәла-казадыр.
 
Хәмер, ягъни исерткеч эчемлекләргә карата динебездәге хөкемгә килгәндә, иң элек шуны әйтергә кирәк: ислам дине буенча хәмер эчү ул – хәрам, ягъни Аллаһы Тәгалә катгый тыйган гамәл. Бу хакта “Маидә” сүрәсенең 90 нчы аятендә әйтелә: “Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннарның һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт кылу һәм багучылык кебек нәрсәләр – хәрам, шайтан шөгыленнән булган нәҗес, шакшы эшләрдер. Шул нәрсәләрдән читләшегез, бәлки, Аллаһ газабыннан котылып, бәхеткә ирешерсез” (5:90). Шулай итеп, аракы эчүне Аллаһы Тәгалә кешене бәхетсез итә торган “шайтан гамәле” дип атый.
 
Кайбер кешеләр “исергәнче эчмәсәң, нормасын белсәң, хәмернең ни зыяны бар соң?” дип әйтә. Әмма үзенең бер хәдисендә Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) бу хакта болай дигән: “Хәрамның азы-күбе юк”. Бу нәрсә дигән сүз? Кеше нибары 10 сум урласа да, миллион үзләштерсә дә, Аллаһ каршында хәрам гамәл кылган карак була; икенче мисал – бер кеше турында гайбәт сөйләдеңме, 100 кеше турындамы – ике очракта да гайбәтче буласың. Нәкъ шулай ук зур күләмдә исертә торган нәрсә аз күләмдә булганда да хәрам, ягъни аз гына хәмер эчү дә Аллаһ җәзасына лаек гөнаһлы гамәл булып санала. Шулай итеп, мөселманнарга исерткеч эчемлекләрне куллану (ул күп яки аз күләмдә булуга һәм нинди исем белән (сыра, шәраб, аракы, коньяк) сатылуга карамастан) катгый тыела. Кайберәүләрнең: “Туйда яки берәр бәйрәм уңаеннан 100 грамм гына эчүдән нәрсә булсын соң?” – дип әйтүләре “Туйда яки берәр бәйрәм уңаеннан зина кылсаң (гайбәт сөйләсәң, урласаң, кеше үтерсәң) нәрсә булсын соң?” – дип әйткән кебек була, ягъни нинди дә булса гамәлне Аллаһ тыйган икән, ул гамәл беркайчан да, бернинди шартларда да хәләлгә (рөхсәт ителгәнгә) әйләнә алмый. Нәкъ шуңа күрә Аллаһның соңгы илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм: “Исертә, акылны томаландыра торган эчемлекләрне “ярый ул” дип әйтүченең миңа һәм минем өммәтемә бернинди дә катнашы юк”, – дип белдерде. 
 
Алай гына да түгел, хәдисләрнең берсендә хәбәр ителгәнчә, Аллаһы Тәгалә аракы эчүчене генә түгел, аны ясаучыны, төяүчене һәм бер урыннан икенче урынга күчерүчене, сатучыны (аның белән сәүдә итүчене), хәмер белән кәсеп итеп, шул акчага яшәүчене, сатып алучыны, салып бирүчене дә ләгънәт кыла (хәдис Тирмизи (№ 1298), Ибен Мәҗҗә ( №3380, 3381) җыентыкларында китерелә).
 
Дин буенча хәмернең катгый тыелуның төп сәбәбе – аның акылны томаландырып зәгыйфьләтүе. Яңа заман медицинасы галимнәре аз микъдарда эчелгән аракы тәэсирендә дә баш мие зур үзгәрешләргә дучар ителүен раслады. Мәгълүм булганча, баш мие организмның шактый күп өлешләре өчен җавап бирә (хәтер, интеллект, ягъни фикерләү сәләте, күз күрү, хәрәкәтләнү, җенси мөнәсәбәт һәм бала тудыру функцияләре, кан әйләнеше системасы һәм башкалар). Аракы эчкәннән соң, баш миендәге бик күп нерв күзәнәкләре (нейроннар) үлә. Үлгән нейроннар череп таркала башлагач, эчкән кешенең башы каты авыртырга тотына (бу халәтне махмыр, ягъни “похмель” диләр). Галимнәр белдергәнчә, бер рюмка аракы баш миендәге йөзләрчә мең нейронны үтерә. Гадәттә, иртә белән шул үлгән нейроннар сидек белән чыга, шуңа күрә кайбер табиблар, шаярыбрак: “Эчкән кеше акылын унитазга агыза”, – дип әйтә.
 
Югарыда искә алынган “Маидә” сүрәсенең 90 нчы аятендә аракы пычрак, нәҗес белән чагыштырыла. Бу да юкка түгелдер. Күпләргә мәгълүм (моның турындагы мәгълүматны интернетта да табып була), хәмер ул – әчү, ягъни гөмбәчек (грибок) микроорганизмнары үрчүеннән барлыкка килә торган эчемлек. Әчергә куелган ризыкның (әйтик, виноградның) шикәрен ашап, гөмбәчекләр шунда үз бәвелләрен бүлеп чыгара һәм бәвел күләме 11 процентка җиткәч, гөмбәчекләр үз сидекләрендә тончыгып үлә. Менә шул “эчемлек” бераз тонганнан соң хәмергә әйләнә.
 
Кайбер дин галимнәренең аракыны “шайтан сидеге” дип исемләве дә юкка түгелдер... (Шуңа күрә хәмер белән мавыгучылар нәрсә эчкәннәрен чамаласыннар иде).
 
Димәк, исерткеч эчемлекләрнең асылы – нәҗес, шакшылык, һәм аны эчкән кеше шулай итеп, сидек, ягъни нәҗес эчкән була. Әмма хәмер дигәндә без иң элек аның кеше тормышына салган зарары турында билгеләп үтәргә тиешбез. Бу нисбәттән тугры хәлифә Госман ибне Гаффән фикерен китерү бик урынлыдыр дип уйлыйм. Ул болай дигән: “Әй кешеләр! Хәмердән сакланыгыз, чөнки ул барча начарлыкларның анасы!”
 
Әйе, дөрестән дә, эчүчелек бүген ил күләмендәге олы проблемаларның берсе булып кала бирә.
Статистика мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта илебездә аракыдан миллионлаган кеше үлә. Ә зыян күргән кешеләрнең санын әле беркем дә санап карамаган. Шуңа да шешәгә үрелгәнче һәркем башта уйлап карасын иде: бу миңа, гаиләмә, балаларыма (туачак балаларыма), нәселемә нәрсә бирәчәк? Олы зыяннан башка хәмернең берни дә бирмәячәге көн кебек ачык. Ә аек акыл, чиста күңел, хәмер нәҗесеннән пакь булган тән белән сөенеп яшәүгә ни җитә?..
 
Ришат хәзрәт Курамшин
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.11.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»