|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2023 Шоу-бизнес
"Унбердән сигез генә калдык": Зөфәр Хәйретдинов гаиләсендә кайгыЗөфәр Хәйретдиновның Ләйлә исемле апасы вафат булган. Ташкентта яшәгән туганына 77 яшь булган. Бу хакта композитор һәм җырчы үзе хәбәр итә. "Мартта гына Афзал абыемны соңгы юлга озаткан идек. Бүген Ләйлә апам китеп барды. Унбердән сигез генә калдык", - дип уртаклаша ул.
Афзал исемле туганы вафат булгач, Зөфәр Хәйретдинов аның үзенә балачактан бирле үрнәк булуын сөйләгән иде.
"Аңа карап баянда уйнарга, җырларга өйрәндем. Шулкадәр интеллегентный, коммуникабельный, эрудированный Кеше иде. Зур укытучы, мәктәп директоры, Африканың Мозамбик дәүләт университетында ике ел укытты" - дип уртаклашты Зөфәр Хәйретдинов.
Фото: Ватаным Татарстан
--- |
Иң күп укылган
|