|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2023 Хәвеф-хәтәр
Чаллы янында авариядә 7 кеше, шул исәптән 4 бала имгәнгәнЧаллы-Түбән Кама юлында авариядә 7 кеше имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ» яза. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, «Лада Приора» машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» автомобиленә бәрелә. Шулай итеп 7 кеше имгәнә.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, имгәнүчеләрнең өчесе олы кеше, дүртесе – балалар. Барысын да Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр. Бәхеткә, үлүчеләр юк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре авария сәбәпләрен ачыклый.
Фото: шаһитлар
--- |
Иң күп укылган
|