поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.11.2023 Шоу-бизнес

Филүс Каһиров: "Сәхнәдән күрсәтәсем, халыкка танытасым килә"

Сүздә түгел – гамәлдә. Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров турында әнә шулай дип әйтү хактыр. Әйтик, сәхнәне чүп басты, дип зарланмый, оркестр белән җанлы концертлар куюны дәвам итә. Концертларына халык арасыннан берәр «самородок»ны чакыра. Быелгы концертлары, эстраданың уңышлары һәм чирләре, татар артистының үзенчәлекләре – без әнә шулар хакында сөйләштек.

– Бүгенге Филүс – ул нинди?
 
– Холык барыбер шул ук. Шундый ук шук, дигәндәй. Казанга килгән чак белән хәзергесен чагыштырсак, ул чактагы самимилек, беркатлылык хәзер юк инде. Гаилә коргач, җаваплылык хисе артты. Кайчак тормышның кайбер мизгелләре искә төшә дә, хәзер булсам, алай эшләмәс идем, дип уйлап куям. Төптәнрәк уйлап эш итәр идем кебек. Ә икенче яктан, ничек булган – шулай булган инде. Үткәннәрне сабак дип кабул итәргә дә, алга барырга кирәк. Туган да картайган, диләр кайбер кешеләр турында. Мин андый түгел. Аннары чит кеше хаталарыннан да сабак алып була, диләр. Монысы белән дә килешмим. Үз ялгышларыңнан гына сабак алып була.
 
– Без опера театрында барган репетиция арасында сөйләшәбез. «Опера» дигән төшенчә генә дә төрле сораулар тудыра. Безнең халык операны кабул итәме? Опера җырчысына аның карашы нинди? Үзеңә бу жанр ничек бирелә?
 
– «Сөембикә» операсына, мәсәлән, билетлар ике ай элек сатылып беткән иде. Башкаларына да шулай. Шуңа күрә операны бездә үз итмиләр дип әйтеп булмый. Аның үз тамашачысы бар. Татар операсын әллә ничә тапкыр килеп караучылар да бар. Икенче мәсьәлә – татар операларының азлыгы. Күбрәк булсын иде ул. Халык сайлап барырлык булсын иде. Мин үзем опера жанрын бик яратам. Бәлкем балачак хыялымны тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен дә якындыр ул миңа. Балачактан актер булырга хыялландым. Гаилә бәйрәме, берәр нинди мәҗлес булса, кунаклар алдына я берәр артист, я әби булып киенеп чыга һәм тамаша ясый идем. Аннары күбрәк җыр юнәлешенә өстенлек бирелде дә актерлык хыялы күмелеп калды. Консерваториянең соңгы елларында да опера җырчысы итеп күрә идем әле үземне. Опера спектаклендә мин бөтен мөмкинлекләремне чагылдыра алам. Бу жанрда балачак хыялымны тормышка ашырдым, дип тә әйтеп була.

– Камал театры яңа бинага күченгәч, элеккеге бинада музыкаль театр барлыкка киләчәк. Бу хакта мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда әйткән иде. Аның эчтәлеген ничек күрәсең?
 
– Бу сорауны миңа җитәкчеләр дә биргәне бар. Музыкаль театр ул – опера театры гына да, драма театры гына да түгел. Анда рок-опера да, мюзикллар да, джаз да, драма да, җыеп әйткәндә, музыкаль юнәлештәге бөтен жанрлар сыя. Мин аны хәтта төрле яшь категорияләрен колачлаган, хәтта балалар өчен дә спектакльләр куелган театр итеп күрергә телим. Әмма бер нәрсәне онытмаска кирәк: Татарстанның башкаласында музыкаль театр ачабыз икән, ул милли юнәлештә булырга тиеш.
 
– Яңа музыкаль театр да «Үзгәреш җиле» кебек бер караганда үзебезнеке, икенче караганда ят булган бер күренешкә әйләнмәсме?
 
– Бу җәһәттән мин күзәтергә яратам. Әйтик, татар артистларын чит илгә чакырдылар, ди. Без аларга нәрсә күрсәтәбез? Әгәр милли үзенчәлекне күрсәтәбез икән – алар кызыксыначак. Чөнки мондый сәнгать, бу аһәң – аларга яңалык. Шуңа Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбль чыгышларын сокланып, шаккатып, аягүрә басып карыйлар да инде. Әмма без Америкага джаз белән барырга да күп сорамыйбыз. Яки Италиягә итальянча җыр белән. Һәм аларга бу чыгышлар, бердән, кызык түгел, икенчедән, көлке булырга мөмкин. Без чит илдә «Әллүки»ләр, милли моңнар белән генә игътибарны яулый алабыз. Музыкаль театр да милли юнәлештә булса гына кабатланмас була ала.
 
– Филүс Каһиров аннан соң концертларын Камал театры бинасында гына куячакмы?
 
– Камал театрында мин беренче концертымны гына куйдым. Аннары төрле биналар сайларга туры килде. Бина буенча даимилек булмаса да, ноябрь  минем айга әверелде. Көзен ике көн һәм язын ике көн – минеке. Даимилеккә җанлы тавышны да кертеп була. Оркестрга кушылып җырлауны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый инде ул.
 
– Нинди була быелгы концерт? Үзенчәлеге нәрсәдә?
 
– Концертка сайланган җырларның яртысы – миңа атап иҗат ителгән җырлар, калганы – ретро һәм халык җырлары. Бу да үзенчәлектән бигрәк даимилектер инде. Махсус кунаклар турында әлегә әйтми торыйк.
 
– Узган ел концертыңда Артур Хәсәнов катнашкан иде. Аның белән элемтәгез бармы?
 
– Без аның белән гел элемтәдә. Ул – гап-гади авыл егете. Моңлы егет. Андый кешеләрне сәхнәдән күрсәтәсем, безнең арада менә нинди талантлар бар, дип халыкка танытасым килә. Шуңа күрә бер елны концертыма дальнобойщик Равил Галиевне чакырдым. Концертта катнашырга чакырып шалтыраткач, ышанмый торды әле. Аннары Эдуард Асаповны чакырдым. Ә Артур белән танышу болай булды. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, аның башкаруында «Киек каз юллары» дигән җыр видеосы таралды. Ул видеоны миңа кем генә җибәрмәде. Башта мин Артурны солдатлар янына чыгыш ясарга гына чакырганнар дип уйладым. Ә ул Пензада «учебка»да булган икән. Кыскасы, башта социаль челтәр аша эзләп таптым, аннары телефон номерларын алыштык. Якташ, Башкортстаннан икән, Илеш районыннан. Мин Уфада концерт куям, әти-әниеңнең мөмкинлеге булса, килеп карасыннар, анда сине дә искә алам, дидем. Әти-әнисе килде, аннары инде Казандагы концертта үзе дә катнашты. Тамашачы бик яратып кабул итте аны.
 
– Нәрсә генә эшләсәң дә, хейтерларың уяу. Шунда ук киресен сукаларга тотыналар.
 
– Аңлаган кешегә аңлатып торуның хаҗәте юк. Аңламаган кешегә, маңгаеңны ташка бәрә-бәрә аңлатсаң да, файда булмаячак. Чөнки ул сине ишетми. Аның үз туксаны туксан. Берзаман бу турыда Салават абый белән дә сөйләшкән идек. Аңларга теләмәгән кешегә аңлатырга тырышып интегергә кирәкми. Бал корты бит чебенгә, бал б…тан тәмлерәк, дип аңлатып тормый, үзенекен эшли, дидем. Ул аны концертларында да сөйли башлады бугай инде. Бу уңайдан сиңа тагын бер мәзәк. «Юл буйлап пычракка баткан чучка бара икән. Каршысына фил очраган. Теге фил, юл читенә чыгып, чучканың үтеп киткәнен көткән. Чучка шуннан соң батыраеп, күрдегезме, миңа фил дә юл бирде, дип мактана икән. Моңа филнең дуслары бик аптыраган, син нишләп аңа юл бирдең, дип сораган. Фил, пычранасы килмәде, дигән». Ачу килгән вакытлар була инде. Кайчак, минем бит ният андый түгел, дип бәхәсләшәсе, бик аңлатасы килә. Шунда шушы мәзәк искә төшә дә тынычланам. Дөньяда яхшылык пычраклыкка караганда барыбер күбрәк.
 
– Синең пародияләр ясау осталыгың да бар бит әле. Үпкәләмиләрме аңа? Бу сәләтне тагын да үстерергә уйлыйсыңмы?
 
– Сәхнә артында мин гел шул пародия белән яшим. Ул табигатемдә, бүтәнчә булмый да. Концерт вакытында да җае туры килсә, Салават абый кебек, Айдар абый кебек сөйләп алам. Рөстәм Закиров кебек җавап биргән бар. Бу дусларча шаяру инде. Пародия – нормаль күренеш. Кешенең үзенчәлеген эләктереп алып, күпертеп күрсәтү. Әмма бөтен кешенең дә кабатланмас үзенчәлеге булмаска да мөмкин.
 
– Эстрадада юмор—пародия ни дәрәҗәдә?
 
– Татар КВНщиклары үсеп килә, шуңа шатланам, үземнең дә «Йолдызлы номер»да катнашканым булды. Бик талантлы яшьләр бар. Тел, тел, дибез. Телнең матурлыгы, җорлыгы  менә шушы яшьләр кулында. КВН безгә бик туры килә ул. Татарның хәйләкәрлеге, тапкырлыгы нәкъ менә шунда чагыла.
 
– Мөмкинлек бирсәләр, сәнгатьтә нәрсәне үзгәртер идең?
 
– Сәхнәдә профессионаллар эшләвен теләр идем. Хәзер эстраданы түбән итеп күрәселәре килә. «Нәрсә инде ул шуның кадәр?!» – диләр. Ә бит эстрада – иң популяр җанр. Аны халыкның киң катлавы карый, бу – бик зур мөмкинлек. Шуңа күрә мин концертларны аз куям, әмма җентекләп әзерләнәм. Беренче концерттан ук чыгышларны оркестр белән башкарам. Андый музыканың тәэсире бермә-бер зур. Хәзер карыйм: бик күп җырчылар, оркестр ук булмаса да, сәхнәгә музыкантларны чыгара башлады. Мин моңа сөенәм. Акрын гына булса да, сәхнәнең дәрәҗәсе күтәрелә дигән сүз. Әйе, бу бик чыгымлы. Музыкантлар белән бергә сәхнәдә дистәдән артык кеше эшлибез. Моннан тыш сәхнә бизәлеше, техникага таләпләр дә үзгәрде. Әйтик, артыңда экран эшләп тормаса, синең концерт фәкыйрь санала. Менә шушы чыгымнарны каплар өчен ким дигәндә ун көн рәттән концерт куярга кирәк. Шуңа да бит хәзер 25–30ар көн рәттән концерт куялар. Мин үземнең «подача» белән 25–30 көн концерт куя алмыйм. Җыр яздыруда да талымлы мин. Аранжировка белән рәхәт ул. Флешкаңны бирәсең дә студиягә кереп җырлап чыгасың. Ә ансамбль белән яздырганда, һәрбер уен коралын аерым яздырырга кирәк. Шундый студия эзлибез әле менә.
 
– Иң зур теләгең нинди?
 
– Теләк, бәхет кебек үк бәләкәй теләкләрнең җыелмасыдыр, мөгаен. Шуңа күрә, иң зур теләгем – менә шушысы, дип аерып әйтә алмыйм. Дөнья тыныч, иртәгәге көнгә ышаныч булса иде, дип телим. Бу – һәрбер кешенең калебендәге теләктер. Мин бәрәкәтнең хәрәкәттә булуына инандым. Шуңа күрә гаиләм белән сәяхәт итәсем, дөнья күрәсем килә. Юкса, үлеп китсәм, дөнья да күреп булмады, дип әйтүчеләрне шактый ишеткән булды.
 
Блиц—сораштыру
– Гаилә синең өчен ул – …
 
– терәк. Яшәү мәгънәсенең бер өлеше.
 
– Улларыңа әйтер сүзең.
 
– Әгәр улларым бу газетаны 10, бәлки 20 елдан соң кулларына алса, мин аларга 2023 елда, октябрьнең 26 нчы кичендә сөйләшкән сүзне искә төшерүләрен сорар идем. Ул кичтә 6 яшьлек улым: «Ничек итеп мәңге яшәп була?» – дип сорады. Аның яшендә олысы да, үлемсезлек даруы уйлап табам, дип хыялланган иде. Күрәсең, алар шушы яшьтә әтисе белән әнисенең кайчан да булса бу дөньядан китеп барачагын аңлый башлаган. Шуннан без үлем, җәннәт турында сөйләштек. Җәннәткә эләгер өчен яхшы кеше булырга, беркемне рәнҗетмәскә, игелекле булырга, яхшылыклар кылырга кирәк дигәнне ишетүгә, улым идәнгә чәчелгән карандашларын җыеп куйды. Менә хәзер 10 елдан, 20 елдан соң сорыйм: «Ничек соң, фикерләрегез үзгәрмәдеме?»
 
– Бүгенге кәефеңә нинди җыр туры килә?
 
– «Күңелеңә авыр алма».
 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.11.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»