|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2023 Фаҗига
Дүрт Казан кешесе һәлак булган урыннан фотолар чыктыБүген Чувашиянең Козлов округында М7 федераль трассасында авариядә дүрт кеше һәлак булган, берсе зыян күргән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Ведомство мәгълүматлары буенча, иртәнге җидедә Mitsubishi Outlander автомобиле каршы як полосага чыккан һәм Scania йөк машинасы белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, Mitsubishi Outlander автомобиленең йөртүчесе һәм өч пассажиры шунда ук һәлак булган, йөк машинасының йөртүчесе зыян күргән.
Чувашия Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, һәлак булучыларның барысы да – Казан кешеләре.
Хәзерге вакытта юл һәлакәте булган урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли. Фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана, дип яза Татар-информ.
Фото: Чувашия буенча ЮХИДИ
--- |
Иң күп укылган
|