|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2023 Криминал
Ире үтергән хатынның 6 һәм 13 яшьлек ике улы калдыБашкортстанның Белорет районара суды элекке хатынын җәзалауда һәм үтерүдә гаепләнгән 38 яшьлек Алик Махияновка карата кузгатылган җинаять эшен карады. Суд 2020 елдан 2022 елның августына кадәр Махияновның элекке хатынын даими кыйнавын, һәм көнләшүе аркасында мыскыл итүен ачыклаган. Бу уңайдан Динә Махиянова берничә тапкыр полициягә мөрәҗәгать иткән булган. Узган елның 13 августына каршы төндә гаепләнүче элекке хатынының ахирәте туган көненнән кайтуын каравыллап торган да аны эләктереп алып, пычак кадаган. Күпсанлы яралардан Динә Махиянова шунда ук үлгән.
БРның берләштерелгән судлары матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир гаебен танымаган. Махиянов РФ ҖК 117 маддәсенең 1 өлешендә (“җәзалау”) һәм 105 маддәсенең 1 өлешендә (“үтерү”) каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип танылган. Аңа 10 ел төрмә срогы билгеләнгән. Ул аны катгый режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.
Исегезгә төшерәбез, Белорет районы хакимиятенең агросәнәгать секторын үстерү, куллану базарын һәм хезмәтләрен анализлау һәм фаразлау бүлеге начальнигы Динә Махиянова, 32 яше тулуга берничә атна кала элекке ире кулыннан һәлак булды. Элекке ире Динәне әти-әнисе йорты янында саклап торып, 14 тапкыр пычак белән яралый. Хатынның 6 һәм 13 яшьлек ике улы калды.
Кеше үтергән өчен 10 ел биргәннәр.
Чыганак: bashinform.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:Социаль челтәрләрдән.
--- |
Иң күп укылган
|