|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2023 Җәмгыять
Гаиләләргә 450 мең сумлык түләүне ничек алырга?Русия Хөкүмәте ипотека кредитлары түләүче күпбалалы гаиләләргә ярдәмгә өстәмә рәвештә 17 млрд сумнан артык акча җибәрәчәк, дип белдерде Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин. Аның сүзләрен "ТАСС" басмасы җиткерә. "Өстәмә рәвештә 17 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәбез, бу тагын 38 меңгә якын гаиләгә ярдәм итәчәк", — дип билгеләп үтте Хөкүмәт Рәисе.
Аның сүзләренчә, быел Министрлар кабинеты бу максатларга 76 млрд сумга якын акча бүлгән.
"Гражданнарыбызның торак шартларын яхшырту мөмкинлеге булсын өчен барысын да эшләвебезне дәвам итәчәкбез", — диде Михаил Мишустин.
Премьер-министр мәгълүматларына караганда, әлеге ярдәм чарасы 2019 елның 1 гыйнварыннан соң өченче һәм аннан соңгы бала туган гаиләләр өчен эшли.
Шулай ук, бу өстәмә түләү "Демография" гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешергә ярдәм итә.
Ример Насретдинов фотосы.
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|