|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2023 Җәмгыять
Баланың телефонын урлаган каракны тоткарлаучы пенсионерга машина бүләк иткәннәрПодмосковьеның Щёлково шәһәрендә каракны тоткарлап, ул урлаган гаджетны балага кайтарттырган пенсонерга иске “Ока”сы урынына яңа “Нива” машинасы бүләк иткәннәр. 72 яшьлек Михаил Макаров бүләккә бик канәгать, үзе яшәгән йорт ихатасында ул яңа “Нива”га тест-драйв оештырган да инде. “Нива”ны Русиядә чыккан внедорожник булганга сайлавын әйткән ул. Михаил Макаров сүзләренчә, бу машинада ул урындагы пенсионерларга ярдәм итәр өчен төрле эшләр башкарып йөрергә ниятли.
Михаил Макаровның хатыны ире белән горурлануын яшерми. Яңа “Нива”ның руле артына ул да утырып карарга бик тели икән, әмма ире рөхсәт итми, ди.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Подмосковьеның Щелково шәһәрендә бер ир мәктәптән кайтып барган укучы малайның телефонын тартып алып кача. Шул тирәдә үзенең “Ока” машинасында чокынган олы яшьтәге абзый, талаучыны аяк чалып ега да, гаджетны балага кайтарттыра.
Вакыйганың төп герое 72 яшьлек Михаил Викторович фикеренчә, бу хәлдә “теләсә нинди нормаль мужик” шулай итәр иде. Үз кылыгы белән ул шундый вакыйгаларга битараф булмасыннар өчен илдәге “барлык ирләрне селкетеп” аласы килүен әйткән.
Соңрак җәмәгатьчеләр Михаил Викторовичны яңа “Москвич” машинасы белән бүләкләүне сораганнар. Алар бу үтенеч белән Подмосковье губернаторына мөрәҗәгать иткәннәр. Җәмәгатьчеләр фикеренчә, Михаил Макаровның кылыгы геройлар кылыгына тиң, әмма аның салкын көзге көнне 17 еллык “Ока”сын ремонтларга мәҗбүр булуы аларның хәтерен калдырган.
Әйткәндәй, Михаил Викторович карак белән көрәшкән вакытта нәкъ шул тирәдән бер машина, бер җәяүле ир үтә. Кычкырып елаган баланы һәм көрәшкән ирләрне күреп, алар туктарга уйламый да...
Фото: SHOT Telegram-каналы.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|