|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2023 Мәдәният
Тинчурин театры туган көнен ничек уздырачак?6 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге көнне театрда берьюлы берничә чара узачак. 13.10 – Тинчурин театры бинасыннан «Татарстан» радиосының турыдан-туры эфиры. «Татарстан» радиосында – Тинчурин театры атналыгы» дигән махсус радиопроекты кысаларында оештырыла. «Татарстан дулкынында: «Без кабызган утлар» тапшыруында көн дәвамында эфирда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, өлкән буын һәм яшь буын артистлары белән әңгәмәләр узачак. 14.00 – «90 афиша» күргәзмәсе ачылышы (театр музее). Театрның 90 еллыгы уңаеннан театр музеенда 90 афишадан торган зур күргәзмә ачыла. Ул үз эченә театрның саллы тарихын сыйдыра. Әлеге экспозициядә театр үсешенә өлеш керткән, аның тарихында якты эз калдырган автор, режиссер, рәссам, артистларның иҗат хезмәте яктыртыла. Күргәзмә эшчәнлеге сезон ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бирегә экскурсияләр оештырылачак. 15.00 – «Бүген һәм һәрвакыт» тантаналы музыкаль кичә.
--- |
Иң күп укылган
|