|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2023 Җәмгыять
Ноябрь үзгәрешләре. Пенсия арта, компанияләргә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк, яңа штрафлар кертелә1 сентябрьдән яңа законнар үз көченә керә. Көзнең беренче аенда тормышыбызда нәрсәләр үзгәрәчәк? * Кибеттә, банкта яки башка җирдә өстәмә товарлар, хезмәтләр сатып алырга мәҗбүриләүчеләр өчен штрафлар кертелә. Иң зур штраф күләме – 40 мең сумга кадәр. Шулай ук кулланучы дәгъвасын карап тикшерүдән баш тарткан өчен дә җаваплылык (300 мең сумга кадәр штраф) күздә тотыла.
* Очучыларның, шахтерларның пенсиясе арта. Өстәмә акча зарарлы, хәтәр, киеренке һәм авыр эш шартлары өчен бирелә.
* 25 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр бурычлылар, судка бармыйча гына, банкрот дип тану турында гариза тапшыра алачак. Балалар өчен бердәм пособие генә алып, башка керемгә, мөлкәткә ия булмаучылар һәм пенсионерлар – әҗәтне мәҗбүриләп түләтә башлаганнан соң 1 ел узгач, башкалар – 7 ел узгач, шушы мөмкинлектән файдаланачак.
* Технологик компанияләргә, кече технологик компанияләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлаячак. Аларның исемлеген булдыру кагыйдәләре билгеләнәчәк. Шулай итеп, югары технологияле кече компанияләргә булышу, зур сәнәгать предприятиеләрендә алдынгы эшләнмәләрне гамәлгә кертү мөмкинлеге ачыла.
* Идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләренең уставлары һәм килешүләрен газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында яңа законга туры китерү вакыты төгәлләнә. Документ нигезендә, хәзер барлык газ челтәрләрен бер генә оешма – газ бүлү оешмасы гына карап тотачак.
--- |
Иң күп укылган
|