|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2023 Шоу-бизнес
Айгөл Бариеваның гаиләсе фотоларын кулланып ясалган товарларны интернетта сатуга куйганнар - җырчы шокта (ФОТО)Айгөл Бариева очраклы гына рәвештә интернет-кибетләрнең берсендә үзенең гаиләсе: әти-әнисе белән кечкенә чакта төшкән фотолар кулланып ясалган товарлар сатылуына тап булган. Хәзер җырчы юристлар эзли һәм сатучыны судка бирергә тели. «Менә нәрсә саталар! Безнең фотолар белән тагын бик күп төрле товарлар табарга мөмкин икән! Менә сиңа мә! Белмим, моңа сөенергәме, көенергәме… Кемдер безне гаиләне чыннан да бик каты ярата ахры... Кем дә булса шуларны аламы икән? Минем шок!!! Безнең гаиләне мәңгеләштергәннәр, дип әйтергә була. Минем сүзем юк…Юрист эзлим! Сатучыны судка бирәчәкмен», – дип уртаклаша Айгөл Бариева.
Фото: социаль челтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|