|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2023 Фаҗига
Менделеевск районында авариядә 13 яшьлек кыз һәлак булган (ФОТО)Бүген Менделеевск районында М-7 «Волга» трассасында авария булган. Аның нәтиҗәсендә Бәзәкә юлының 21нче километрында 13 яшьлек кыз һәлак булган, дип яза "Челнинские известия" сайты. Беренчел мәгълүматлар буенча, Opel Zafira автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыккан. Анда Лада автомобиленә килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 13 яшьлек чит ил машинасы пассажиры урында ук вафат була. Ике машинаның да йөртүчеләрен, шулай ук Лада пассажирын төрле җәрәхәтләр белән Чаллыга алып киләләр. Вакыйга урынына Менделеевск районы прокуроры Ришат Шакиров килгән. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү оештырылган.
--- |
Иң күп укылган
|