|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2023 Криминал
Хастаханәдә палатадашын үтергән, диләрБашкортстанда Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы буенча тикшерү 62 яшьлек уфалы ирне туберкулез диспансерында 34 яшьлек палатадашын үтерүдә гаепли. Бу хакта БР буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Тикшерүчеләр версиясе буенча, ике ир республика туберкулезга каршы клиник диспансерының бер палатасында дәваланган. Икесе дә элек хөкем ителгән булган. Бер ай дәвамында алар арасында низаглар булып торган. 2023 елның 25 октябрендә кич белән чираттагы конфликт барышында гаепләнүче, исерек хәлдә, ашханә пычагы белән палатадашының күкрәгенә суккан. Зыян күрүчегә диспансер хезмәткәрләре медицина ярдәме күрсәтә, әмма моңа карамастан, алган ярасыннан ир вафат була.
Гаепләнүче гаебен таныган. Хәзер ул тоткарланган, аның белән беренчел тикшерү эшләре алып барыла. Вакыйга урынын карап чыкканнар, суд экспертизалары билгеләнгән. Шаһитлардан сорау алалар, дип аңлаталар ведомствода.
Автор:Таҗиева Руфина
--- |
Иң күп укылган
|