|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2023 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда янгын нәтиҗәләре: 72 кеше эвакуацияләнгән, зыян күрүче юк (ВИДЕО)Чаллыдагы Kamarooms кунакханәсеннән 72 кешене эвакуацияләгәннәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, аларның берсе дә зыян күрмәгән. Кунакханә бинасын, 25 берәмлек техника кулланып, 81 янгын сүндерүче сүндерә. 10:45 тә янгынны чикләделәр, 11:05 дә — ачык янгынны туктаттылар.
Моңа кадәр Татар-информ янгын урыныннан видео белән уртаклашты.
Социаль челтәрләрдә Чаллыдагы зур янгын кадрлары таралган.
Фото: МЧС
--- |
Иң күп укылган
|