|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2023 Хәвеф-хәтәр
Үсмер кайнар сулы чокырга төшеп киткәнЕкатеринбургта 14 яшьлек үсмер кайнар су коллекторына төшеп киткән. Әле малай көчле тән пешүләре белән реанимациядә. Бу хәл Октябрьнең 40 еллыгы урамында кичә кич теркәлгән. Өенә кайтып барган үсмер юлдагы ачык люкны абайламаган да кайнар су коллекторына егылып төшкән. Бәхеткә, нәкъ шул вакытта урамнан таксист узып барган, ул тиз генә үсмергә чыгарга булыша. Ашыгыч ярдәм малайны дәваханәгә алып киткән, аны пешүләр бүлегенә салганнар.
Җирле халык сүзләренчә, күптән түгел бу урамда ремонт ясаганнар һәм барлык люкларны яңаларга алмаштырганнар. Әмма бер люкның капкачын урлаганнар. Өлкә прокуратурасы тикшерү оештырган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|