поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.10.2023 Шоу-бизнес

Гөлназ Сәфәрова: «50 меңлек күлмәк тектереп, 10 меңгә чыгыш ясаганым булды»

Татарстанның атказанган артисты, алып баручы Гөлназ Сәфәрова белән әңгәмәбезнең икенче өлешен тәкъдим итәбез.

– Сәхнәгә төрле кызыклы образларда чыгасыз. Энәсеннән җебенә кадәр уйланылган киемнәрдә генә чыгыш ясыйсыз. Бу мөһимме?
– Бик дөрес әйттегез. Беркайчан да сәхнәгә теләсә ничек киенеп чыкканым булмады. Тышкы кыяфәт камил булырга тиеш. Үземне югары дәрәҗәдәге алып баручы буларак тәкъдим итсәм, бөтен таләпләрне дә истә тоту зарур. Караңгы бүлмәдә бизәнеп утыручы кайбер артистларга шаккатам. Бу эшне осталар башкарырга тиеш. Әйе, өстәмә чыгым, тик бу бит үзеңә тотыла торган акча. Минем дә беренче вакытларда эшләгән акчам күлмәгемнең бәясен дә акламый иде. 40-50 мең сумга күлмәк тектереп, 10 меңгә чыгыш ясаганым булды. Үзегез санап карагыз инде.

– Җырчылар арасында дусларыгыз бармы?
– Юктыр. Элек гастрольләргә бергә йөрдек. Һәрвакыт дүртәү булдык: Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Ләйсән Гимаева һәм мин. Фикерләребез, холыкларыбыз туры килгәнгә дуслаштык. Иркәнең кызыл машинасына төялеп, бергә яшәп, гастрольләрдә йөрдек. Безне эстрада берләштерде. Хәзер дә аралашып торабыз. Тик элеккеге кебек очрашулар юк инде.

– Элек артистларның концертларын да алып бара идегез. Дуслык буенча ташлама сораучылар булдымы? Мондый адымга ничек карыйсыз?
– Дусларга ярдәм итмичә булмый. Бөтен дөньяны акчага корырга кирәкми. Хөрмәт иткән кешеләреңә булышмыйча мөмкин түгел. Бушка сценарий язган, концерт алып барган вакытлар җитәрлек. Чын күңелдән яхшылык эшләсәң, ул, һичшиксез, әйләнеп кайтачак.

– Сез бик көчле хатын-кыз. Ир-атлар андыйлардан курка дип тә әйтәләр. Сезнең андый хәлне күзәткәнегез бармы?
– “Бу хатын-кыз үзе дә барысын да булдыра”, - дип уйлап, якын килергә батырлыгы җитмәүчеләр күп. Эш, бизнес өлкәсендә дә синнән куркалар. Хатын-кыз булуыңны белеп, “батырырга” да тырышалар әле. “Ир-атлар проектны яхшырак эшли”, – дигән бүленеш бар. Мөселман хатын-кызы буларак, ир-ат беренче урында булырга тиеш дип уйлыйм. Беренчелеккә теләгем дә юк.

– Тормыштан мисал китерә аласызмы?
 – Бер егет белән мөнәсәбәтләребез бер-беребезгә юл бирә алмаудан тәмамланды. Бу хәлне бик авыр кичердем. Яратсам, бер генә кешене яратам. Ул да бик көчле шәхес иде. Хәзер үземнең элеккеге хаталарымны таныдым. Дилбегәдән алда чабарга кирәк түгел икән.

– Егетләр игътибарына сусамагансыздыр. Җитди мөнәсәбәтләрегез күп булдымы?
 – Очрашулар күп булды. Егетләр белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаша иде. Хәтта кызлары булса да, бергә кинога йөрдек. Җитди мөнәсәбәтләр исә күп булмады.

– Дус егетләрегезнең сөйгән ярлары бик нык көнләшкәндер...
– Хәзер дә ир-ат дусларым күп. Аларның тормыш иптәшләре, гаиләләре бар. Кайбер хатын-кызлар аңламады: “Ничек син аңа шалтыратасың? Ник язасың?” – дип әйттеләр. Еллар узу белән, бернинди якын мөнәсәбәтләрнең исе дә килмәвенә үзләре дә инанды. Мин күп кенә дусларымны, ир-ат итеп кабул итмим. Көнләшкән хатын-кызларны жәлләп тә куям. Кеше мөнәсәбәтләрен бозасым килми. Балам, ирем бар, нинди очрашулар турында сүз булсын? 

– Ирегез сезнең номерыгызны Булат Бәйрәмовтан бер шешә коньякка сатып алган. Очсыз түгелме?
– Очсыз. Ленар миңа бик күп язды, җавап бирмичә йөрдем. Ленар халык арасында йөрергә, артык игътибарны яратмый. Тик ул кешенең эчке дөньясын беренче күрешүдә үк сизеп ала. Ленар – киңәш сандыгым.

– Фамилиягезне алыштырдыгызмы?
 – Юк. Иремнең фамилиясе – Мухин. Ул – Марат Мухинның (танылган композитор, аранжировка остасы – Ред.) абыйсы. Ирем шоу-бизнес өлкәсеннән еракта. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Фамилия алыштырмаганга ирем каршы килмәде. Гомумән, ул барысына да бик лояль карый. Гөлназ Сәфәрова исемен таныту өчен бик күп көч куелды. Шуңа да бу фамилия белән хушлашасым килмәде. Улым иремнең фамилиясен йөртә.

– Ир-атта иң мөһим сыйфат нәрсә?
– Ир-ат акыллы, аз сүзле булырга тиеш. Ул – эшчән, тормыш алып бара алырдай кеше. “Хатын икенче урында булырга тиеш”, – диләр. Ул анда булачак та, әгәр ир тормыш йөген тартып бара алса. Әйдәгез ир-атларны геройга тиңләп, хатын-кызларны бетереп ташламыйк әле. 

– “Айданның кечкенә вакытын күрә алмадым”, – дип әйткәнсез. Үкенечләр калмадымы?
- Мин эшләгәнемне тоймадым да, ул үзеннән-үзе барды. Хәзер үз өстемә күпкә әзрәк эш алам, тормышның һәр мизгеленең тәмен тоеп, белеп яшисе килә.

– Икенче тапкыр әни буласыгыз киләме?
– “Әлегә белмим”, – дип әйтеп йөрдем. Вакыт бара бит. Тик үземне беркайчан да яшькә һәм вакытка бәйләмим. Әзер булсам, Ходай насыйп итсә, бәлки, тагын бер тапкыр әни булырмын.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»