|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2023 Мәдәният
Тукай әдәби музеенда Зәйтүнә Мәүлүдеваның 130 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтәчәкГабдулла Тукай әдәби музеенда 27 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә Зәйтүнә Мәүлүдеваның 130 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Чара Педагог һәм остаз елы кысаларында оештырыла. Әдәби-музыкаль кичәдә тамашачылар Чистай гүзәле Зәйтүнәнең танылган шагыйрь, татар яшьләренең кумиры Тукай белән танышуы һәм очрашулары тарихын ишетәчәкләр. Г. Тукай әдәби музеенда ХХ гасыр башындагы татар мәдәниятенә, бөек шагыйрьнең замандашлары һәм фикердәшләренә багышланган төрле чаралар еш уза. Тамашачыларга язучы һәм нашир М. Галәү, галим, фольклорчы һәм педагог Х. Бәдигыйга багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, язучы М. Укмасый турында китап тәкъдим итү, язучы Ф. Әмирхан турында лекцияләр, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Х. Ямашев, беренче татар актрисасы С. Гыйззәтуллина-Волжская һ. б. турында экскурсия-квестлар истәлекле булды. «Тукайның илһамчысы» дигән әдәби-музыкаль кичә күренекле татар шагыйрен мәхәббәт шигырьләре язарга илһамландырган Зәйтүнә Мәүлүдеваның тууына 130 ел тулуга багышлана. Татарстан Республикасы Милли музее фондларында аның архивы саклана: биредә шәхси документлар, фотолар, блокнотлар, дәфтәрләр. Иң кызыклы һәм кыйммәтле документ – З.Мәүлүдеваның 1943 елда Г. Тукай белән очрашулары турында истәлекләре. Музей экспозициясендә «Шагыйрь мәхәббәте» дип аталган зал бар. Тамашачылар анда шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләрен укый һәм З.Мәүлүдеваның архивында сакланган предметларны күрә ала. Электрон экспозициядә З. Мәүлүдева һәм Г. Тукай мәхәббәте мотивлары буенча иҗат ителгән «Шагыйрь мәхәббәте» операсын, «Зәйтүнәкәй» спектаклен, «Мәхәббәтнең биш мизгеле» публицистик фильмын карарга була.
--- |
Иң күп укылган
|