поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.10.2023 Шоу-бизнес

Илшат Рәхимбай: «Мин хәзер күпкә кыюрак»

Татарстанда быелгы җәйнең иң төп мәдәни вакыйгаларының берсе – Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы премьерасы булгандыр, мөгаен. Ул шактый шау-шу уятты, бик күп уңай һәм тискәре бәяләмәләр җыйды. Әйтергә кирәк, «Микулай»ны дөньяга чыгару процессы – үзе үк кызыклы сюжетка тиң.

Татарстаннан яшь режиссер үз илебез кинематографы мэтрлары катнашында этнотриллер төшерә һәм соңгы мизгелдә картинаны тулысынча эшләп чыгу өчен краудфандинг (акча җыю) игълан итә. Без режиссер Илшат Рәхимбай белән шәхсән күрешеп сөйләштек. Халыкта зур кызыксыну уяткан фильмны төшерү серләре турында аның үзеннән сораштык.
 
– Режиссерлык белән ничә ел шөгыльләнәсең, синең портфолиода ничә эш бар?

– Режиссура белән укый башлагаганнан бирле шөгыльләнәм – 15 ел. Портфолиода өч кыска метражлы уен фильмы, дүрт документаль фильм һәм тулы метражлы ике режиссерлык эшем бар. Һәм тагын 25 клип белән ике туй видеосы. Боларын инде үткән тормыштан дип әйтергә мөмкин.
 
– Интернетта «Микулай» фильмы белән башта өлкәнрәк кешеләр шөгыльләнергә тиеш булган, әмма тора-бара эшне яшьләргә ышанып тапшырганнар, дип язалар. Бу дөресме? Димәк, син сценарийны сайламадың, ә сценарий сине сайлады?
 
– Әйе, шулай килеп чыкты да. Фильмны төшерергә мине Рамил Төхфәтуллин белән пьесаның беренче авторы Мансур Гыйләҗев чакырды. Фильмны төшерү идеясе беренче тапкыр нәкъ менә аларда туган. Рамил Төхфәтуллин анда продюсер булырга һәм төп рольне уйнарга тиеш иде. Ләкин аның әллә теләге сүнү, әллә вакыты җитмәү сәбәпле, Мансур Гыйләҗев миңа тулы ирек бирде, пьеса белән нәрсә телисең, шуны эшлә дип тә өстәде. Дөресен генә әйткәндә, мин шуны гына көткән идем дә, чөнки башымда бик аңлаешлы картина бар иде инде.
 
Пьесаны мин сайламадым. Мансур Гыйләҗев миңа аны укырга җибәрде: «Моны фильм итеп төшерергә мөмкин», – диде. Укыгач, мин аның чыннан да кинога ятышлы әсәр икәнен аңладым. Әгәр без җитди экранлаштыру турында сөйлибез икән, театр спектакльләре белән андый туры килүләр бик сирәк була ул. Камал театрында да мин күңелемә беркетеп куйган берничә әсәр бар үзе. Мәсәлән, «Зәңгәр шәл»не берәр вакыт заманча мюзиклга әйләндерергә мөмкин. Айдар Җәббаровның «Тормышмы бу?» спектаклендә чор, дәвер бик рухландыра. Ләкин мин яхшы аңлыйм: мондый проектны сыйфатлы итеп эшләү шактый кыйммәткә төшәчәк. Бәлки, бу әсәрләр әлегә үз сәгате сукканын көтәдер.
 
– Шулай да «Микулай» – киң масштаблы һәм саллы проект. Синең остазларың, өлкән булышчыларың булгандыр? Нинди киңәшләрне тыңладың, ә кайсыларын колак яныннан уздырдың?
 
– Гомумән, минем бөтен тормышым остазлар киңәшеннән тора. Әлбәттә, кайдадыр интуиция, кыюлык алга чыга. «Микулай» турында сөйләсәк, монда сценарийны эшләүнең бер этабында Тимур Бекмамбетов белән очрашу зур роль уйнады. Ул фестиваль өчен артхаус драмасы түгел, ә жанрлы кино эшләргә киңәш итте. Бу вакыйганың төп остазы, төп этәргече – Мансур Аяз улы Гыйләҗев. Шулай ук Виктор Иванович Сухоруков та үзенең уены һәм кадрдагы вакыйгалар буенча бик күп киңәшләрен бирде. Без бу фикерләрне игътибарга алдык. Татарстанның Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова да безнең белән башыннан – сценарий сюжеты турында уйлашкан вакыттан ук – булды. Аның белән фильм төшерелеп беткәнче элемтәдә тордык. Иптәшләр, дуслар да бар, алар белемемне арттыру ягыннан, ниндидер психологик җәһәттән, үз-үзеңне аңлау, чынбарлык һәм зур проектларга катышу мәсьәләләрендә нык булыштылар.
 
– Фильмда эротик күренешләр булганга күрә финанслау мәсьәләсендә проблемалар килеп чыккан дип язалар Интернетта. Бу чыннан да шулаймы? Гомумән, картинада мондый күренешләрнең мөһимлеген һәм әһәмиятен ничек бәялисең? Алар ни өчен кирәк булды?
 
– Әйе, финанслау җитмәү шуның аркасында да булды дип уйлыйм. Инвесторларның экранда нәрсә булырга тиешлеге турындагы фикере башкачарак булгандыр – «дөрес», татарстанча, авылчарак, димме. Әмма бу фильм киң җәмәгатьчелеккә чыкмыйча югалып калса, минем өчен зур фаҗига булыр иде. Мин сайлау алдында калдым: я геройның чын проблемалары, чын психологиясе чагылган, шуңа туры килә торган визуал белән эчкерсез кино ясыйм, я бернәрсә дә эшләмим. Әйе, мөгаен, күбрәк акча алып, көтелгәннән дә күбрәк эшли алыр идем, ләкин бу миңа кызык булмас иде. Экранда минем өчен хакыйкать, эчкерсезлек мөһим — минемчә, кино бары тик шундый булырга тиеш. Башка вариантларны күрмим. Фильмдагы эротик күренешләр тамашачының игътибарын саклап калу өчен дә, триггер өчен дә түгел. Әгәр дә сез сценарийны өстән-өстән генә карап чыксагыз да, ни өчен бу күренешләрнең фильмга кертелүен ачык аңларсыз. Алар геройның төп фаҗигасенә тирәнтен бәйле.

– Фильмның операторы Моргенштернның барлык клипларын төшергән кеше икән, дөресме? Бу очраклы килеп чыктымы, әллә аңлы рәвештә сайлап алдыгызмы?
 
– Әйе, фильмның операторы Казаннан Юра Данилов, без бергә укыган идек. Алдагы фильмны төшергән оператор Айдар Шәрипов башка проектка китте. Без нәрсә эшләргә белми калдык, ә Юрага шалтыратмадык – аның вакыты юктыр дип уйладык. Чыннан да, ул Тимати, Моргенштерн, Егор Крид белән эшләде. Аңа Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда ихтыяҗ зур, аның проектлары җитди, графигы ике елга алдан язылган. Әллә ни зур өметем юк иде, тик соңрак шулай да шалтыратып карарга булдым. Һәм Юраның коммерциядән, рекламадан, клиплардан арыган, туйган вакытына эләктем. Ул миңа бер көнлек түгел, ә шактый озак сакланачак нәрсәдер төшереп карау теләге турында әйтте. Ул шундук билет сатып алып, Казанга килде һәм без аның белән авылга чыгып киттек. Юра искиткеч картина ясады. Кешеләр бу кинога, экранда барган вакыйгаларга ышана икән, димәк бу – операторның зур хезмәте. Алдан әзерләнгән бар нәрсәне — актерлар, реквизит һәм рәсемнәр, декорацияләрне – камера белән «бозарга» бик тә мөмкин иде. Ләкин Юрий киресенчә эшләде: моны хыялда гына була алган хакыйкать дәрәҗәсенә күтәрде. Фильм катлаулы, сюжет буенча урыны-урыны белән хәтта акылга сыймастай булса да, «картина» ярдәмендә кирәкле «гипноз»га ирешелә.
 
– Фильм төшерү өчен Мансур Гыйләҗев пьесасын бик нык үзгәрткәннәр дип язалар. Бу төзәтмәләрне кем тәкъдим итте һәм кертте? Мансур әфәнде үзе бу үзгәрешләргә ничек карады?
 
– Әйе, пьеса үзгәртелгән, чөнки кино кануннары материалга бөтенләй башка караш таләп итә. Сценарийның икенче яки беренче варианты пьесага бик охшаган, анда сюжет сызыклары күп түгел. Ләкин без кулыбызда кинематографның киң мөмкинлекләре барлыгын аңладык, алар яңа катламнар, яңа геройлар өстәүгә юл ачты. Материал белән эшли башладык, аны гел камилләштердек. Без пьесаны көчәйтеп, яңа мәгънәләр өстәп баеттык, ә гади генә итеп үзгәртмәдек. Мансур Гыйләҗев барлык үзгәрешләр белән дә килеште, сценаристларга бернинди тәнкыйть һәм тискәре мөнәсәбәт күрсәтмәде. Пьесаның нигезе калды бит, бары тик кинематограф үз хасиятен һәм тирәнлеген генә өстәде. Ахыр чиктә без тагын да куәтлерәк әсәр тудыра алдык.
 
Динара Зиннатова язмасы,
Мөршидә Кыямова тәрҗемәсе

---
Идел
№ --- | 26.10.2023
Идел печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»