|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2023 Җәмгыять
Кечкенә балага ярдәмгә ташланган 72 яшьлек пенсионер үзен герой түгел, ә “нормаль мужик” дип саный
Подмосковьеның Щелково шәһәрендә бер ир мәктәптән кайтып барган укучы малайның телефонын тартып алып кача. Шул тирәдә үзенең “Ока” машинасында чокынган олы яшьтәге абзый, талаучыны аяк чалып ега да, гаджетны балага кайтарттыра. Моннан соң абзый яраткан “Ока”сын берни булмагандай тыныч кына актаруын дәвам итә.
Соңрак хәбәр итүләренчә, талаучыны тоткарлаганнар. Ул – 35 яшьлек Павел Потапов. Нәкъ ул 11 яшьлек Тимофейның телефонын тартып алган. Аның белән тикшерүчеләр эшли.
Вакыйганың төп герое 72 яшьлек Михаил Викторович фикеренчә, бу хәлдә “теләсә нинди нормаль мужик” шулай итәр иде. Ул шундый вакыйгаларга битараф булмасыннар өчен илдәге “барлык ирләрне селкетеп” аласы килүен әйткән. Тиздән Михаил Викторовичны Подмосковье полициясе бүләкләячәк.
Соңрак җәмәгатьчеләр Михаил Викторовичны яңа “Москвич” машинасы белән бүләкләүне сораганнар. Алар бу үтенеч белән Подмосковье губернаторына мөрәҗәгать иткәннәр. Җәмәгатьчеләр фикеренчә, Михаил Макаровның адымы геройларныкына тиң, әмма аның салкын көзге көнне 17 еллык “Ока”сының тишелгән радиаторын алмаштырырга мәҗбүр булуы аларның хәтерен калдырган.
SHOT Telegram-каналы белән әңгәмәсендә Михаил Макаров 20 ел сак системасында эшләү дәверендә даими спорт әзерлеге үтүен, утлы коралдан атуы хакында сөйли. Шуңа да ул малайның: “Коткарыгыз!” – дигән сүзләрен ишеткәч, югалып калмаган. Михаил Викторович заманында югары икътисади белем алган, әмма 1990 елларда сакчы булып эшкә күчәргә мәҗбүр булган. Ул үзен герой дип санамый.
Макаровның балалары әтисе белән горурлана. Михаил Викторович өчен бу – иң зур бүләк. Шулай да Макаровның адымына сокланган күршеләре һәм җәмәгатьчеләр көн героена дүрт тәгәрмәчле бүләк ясауга ирешәселәре бик килә икән.
Михаил Викторовичка машина бүләк итәрләрме, юкмы, анысы билгесез. Әмма аның чит кеше проблемасына битараф булмавы, аның ярдәм сорап кычкырган балага булышуы алдында баш иясе килә. Әйткәндәй, Михаил Викторович карак белән көрәшкән вакытта нәкъ шул тирәдән бер машина, бер җәяүле ир үтә. Кычкырып елаган баланы һәм көрәшкән ирләрне күреп, алар туктарга уйламый да...
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
--- |
Иң күп укылган
|