поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.10.2023 Җәмгыять

Өзелмәсен өмет: янгыннан зыян күргән Йолдыз авылы бүген ни хәлдә?

Курган өлкәсендәге Эчкен-Йолдыз авылы яңа гына тәпи басарга маташкан бала хәлендә. Май ае китергән утлы хәсрәттән соң тормышларын җайга салып, яшәргә өйрәнгән мәле анда яшәүче халыкның.

Бердәмлек көче
Кыска хәтерне яңартып үтик: Курган өлкәсендәге Эчкен-Йолдыз татар авылында быелның май башында зур янгын чыккан иде. Ике сәгать дигәндә, авылның яртысыннан артыгын ялкын теле камап алды, йортларны, мал-туарларны көлгә әйләндерде, җиде кешенең гомерен вакытсыз өзде. Әлеге фаҗигадән соң татар авылын торгызырга, яшәтергә кирәк дип, төрле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелә башлады. Татарстан да читтә калмады, билгеле. «ВТ» хәбәрчесе дә җәен Курган өлкәсенә барып, авылның көл өстендә ничек яшәвен күреп кайтты. Ул чакта: «Көзгә өй туйларын гөрләтербез әле!» – дип вәгъдә иткәннәр иде авыл халкына. Вәгъдәләр үтәләме? Авыл хәзер ничек яши? Нинди ярдәм көтәләр? Безне әнә шулар кызыксындырды.
 
«ВТ» хәбәрчесе элемтәгә чыккан көнне Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе кабат Курганга сәфәргә җыена иде. Йолдызга барып, өй туенда катнашу, утырыш уздыру, халык белән очрашырга исәпләре. Хәер, янгын чыккан авылга беренче генә барулары түгел инде. Ай саен барып, кирәк-яракларны тапшырып, ярдәм кулы сузып кына торалар. Чираттагы сәфәргә кузгалыр алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча беренче урынбасары Марс Тукаевтан Йолдыздагы вазгыять, ярдәм чаралары турында сораштык.
 
 
– Май аендагы фаҗигане бөтен татар халкы шәхси фаҗигасе буларак кабул итте. Беренче минутлардан ук ярдәм кулы сузучылар булды. Әлеге авылга 100 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелде. Бөтендөнья татар конгрессы аша узган ярдәм турында сүз, – диде Марс Тукаев. – Авылда төзелеш дәвам итә. Без шуңа куанабыз: авыл мәктәбен саклап кала алдык. Моның өчен тырыштык, ярдәм күрсәттек. Анда хәзер уку процессы бара. Авылда калып укучы 63 бала бар. 5 кенә бала башка урыннарга күченеп китте. Без калган балалар өчен бердәм мәктәп киемнәре тектердек, букчалар бирдек, уку кирәк-яраклары тапшырдык. 1–11 сыйныф балаларына велосипед бүләк иттек. Тавыш аппаратурасы начар иде, яңа гына 160 мең сумга аппаратура алып бирдек. Китаплар, компьютерлар бүләк ителде, авыл мәктәбе ашханәсенә суыткычлар, плитәләр алып бирдек.  Мәктәбе булмаган авыл бетүгә таба бара. Азмы-күпме анда татарча белем бирү бар. Шуңа да мәктәпне аеруча саклыйсы килде.
 
Марс Тукаев әйтүенчә, кием-салым, азык-төлек, материаллар белән булышучылар күп булган. Аерым төбәкләр дә авылны торгызуга күп көч куя.
 
– Күрше төбәкләр, диния нәзарәтләре, эшмәкәрләр йортлар җиткерергә булыша. «Татнефть» компаниясе 18 йортны сафка бастыра, – дип искәртте конгресс вәкиле.
 
(акцент!) Кар-буранлы кыш та көттермәс. Суык чорның үз мәшәкате. Марс Тукаев әйтүенчә, ярдәм кулы сузарга теләүчеләр Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итә ала. Битараф булмаучылар киемнәр белән дә, акчалата да, башкача да булышырга мөмкин.
 
– Кыш айларына да күп калмады. Конгресс шундый карар кабул итте: авыл халкына 3 һәм 6шар мең сум акча бүлеп биреләчәк. Бу акча кышкы кием-салым алуга тотылачак. Авылдагы бөтен кешегә дә эләгәчәк матди ярдәм бу, – диде Марс Тукаев.
 
Янгыннан урманнар, кырлар да зыян күрде. Авыл кешесе өчен гаилә әгъзасыдай кадерле булган малларын да аямады ул. Исән калган малын бетермәсен иде халык.
 
– Җәй дә коры килде. Печән әзерләү мөмкинлеге булмады диярлек. Авыл халкы мал-туарын бетермәсен өчен, һәр мал башына 1 рулон печән бирергә җыенабыз. Шушы көннәрдә анысын да Йолдыз халкына тапшырачаклар, – дип сөйләде Марс Тукаев. – Әле шушы көннәрдә генә Курганга тагын бер йөк машинасы тутырып ярдәм җибәрдек. Сүз уңаеннан, Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов 10 карават әзерләп куйган иде. Йөк машинасы Курганга барышлый, Туймазыга кереп, аның шәхси ярдәмен дә алып китте. Йортлар төзелде һәм төзелә. Әмма аларны бит әле җиһазландырырга да кирәк.
 
Кадерле нигез
Шушы авылда гомер итүче Изольда Сабированың да хәлен белештек.
 
– Авылда калган халык Татарстанга рәхмәт укый. Шәхсән үзем дә рәхмәт әйтергә телим. Ярдәмегездән ташламадыгыз, булыша алганча булышасыз, хәл белешеп торасыз. Авылда өйләр салына. Вакытында тапшырып торалар. Шулай да әле өй көтүчеләр күп. Бездә инде кар ява, тиздән кыш җитәчәк. Шуңа да борчыла халык. Алга таба ни булыр инде… Өй туйлары шаулап-гөрләп үтә, димәс идем. Чөнки синең өең була торып, башканың баш очында түбәсе булмаганда, зурлап нидер уздыру яхшы түгел. Ул ягын да уйлыйсың.
 
 
Ирина Колдина да, йортка тизрәк күченәсе иде инде, ди.
 
– Йортны төзиләр, кайчан төзеп бетерерләр, белмим. Сертификатның кечкенәсе эләкте миңа. Күп нәрсәне үз көчебез белән булдырабыз, сатып алабыз. Киявем алтын куллы, ул күп нәрсәне үзе эшләячәк, – диде ул. Әңгәмәдәшнең маллары да бар: атлар һәм бозаулар тоталар. Әлегә вакытлыча дип бирелгән бер йортта яшиләр.
 
Май аеның утлы фаҗигасеннән зыян күрүчеләр арасында Гариповлар гаиләсе дә була. Аларга да тиздән яңа өй ачкычын тапшырачаклар. Көчле янгын аларның 1970 нче елларда ук төзелгән агач йортларын юк итә. Тимер-бетон панельдән яңа йорт сафка бастырганнар. Яңасы зуррак та әле – 53 квадрат метр икән.
 
– Курган өлкәсеннән 2 млн 400 мең сумлык сертификат, ипотека-торак корпорациясе тагын 700 мең сум биргән иде. Элекке йортыбыз 47 квадрат метр иде, – ди гаилә башлыгы Фәрит Гарипов. – Авылдан китү турында уйлап та карамадык. Шәһәр тормышы ошамый безгә. Авылда яшәргә күнеккән инде без. Хатыным шәһәргә күченеп, фатирда яшәп карыйк, дип тәкъдим итсә дә, каршы тордым. Йолдызда яшәячәкбез.
 
…Яңа нигезгә аяк басу теләге белән яшәгәннәргә дә бәхет тизрәк елмайсын иде инде. Йолдызда яшәячәкбез һәм авылны яшәтәчәкбез, дип торалар бит әнә!
Фото: tatar-congress.org/
 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.10.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»