|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2023 Шоу-бизнес
Әнвәр Нургалиевны Диана Сәфәрова үлеменә бәйле судка кертмәгәннәр: «Баш мием моны аңлый алмый»Башкортстанның Чишмә районы судында блогер, 3 бала анасы Диана Сәфәрова үлгән авария турында җинаять эше буенча суд булган. Әмма мәрхүмәнең абыйсы - танылган җырчы Әнвәр Нургалиевны утырышка кертмәгәннәр. Бу хакта «Честно говоря» каналына сылтама белән «Башинформ» яза. «Утырышка кертмәделәр, бу – адвокат теләгедер, мөгаен. Алар берни булмагандай кылана - исерекне рульдә тоткан кебек кенә. Бу бит – безнең өчен гомерлек зур фаҗига. Балалар әниләре ник үлүен сораячак. Белүемчә, ул күрсәтмәләреннән баш тарта. Минем баш мием моны аңлый алмый. Ир-ат булсаң, гаебеңне таны, кил, гафу үтен. Ул башта гаебен таныды, үтерүче икәнен таныды диярлек бит. Хәзер ул адвокатлар яллаган. Хезмәт машинасында килде, тазарып киткән, төч-бите яхшырган. Аңа шулкадәр игътибар, авторитет кебек. Ләкин ул авторитет түгел. Гаебен таный белмәгән ир-ат – ир-ат түгел», – дип уртаклаша Әнвәр Нургалиев.
Фото: социаль челтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|