|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2023 Дин
Артур хәзрәт Габдуллин: «Зиратта урын алып кую нигә кеше гомерен кыскартырга тиеш?»Кашык төшсә, кунак килә. Тоз түксәң, өйдә тавыш чыга. Каршыңнан кара мәче йөгереп узса, юлың уңмый. Көндәлек тормышта бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Берәүләр, ырым-шырымга ышану – гөнаһ, дисә, икенчеләре шуларның рас килүеннән куркып яши. Чынлыкта кайсы як хаклы? Ырым-шырымга ышану, аның белән куркыту гөнаһмы? Башкортстанның Илеш районы «Тәүбә» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллин белән шул хакта сөйләштек.
– Ырым-шырымга ышану пәйгамбәребез яшәгән заманда да булганмы?
– Әлбәттә, булган. Ислам дине таралганчы ырым-шырымнар халыкта киң таралган булган. Мисал өчен, кеше нинди булса эш башкарыр алдыннан кулына берәр кош-корт яки хайван алган да ул уң-якка китсә, эшкә тотынган, сулга китсә, бу ниятеннән кире кайткан. Шушы чорда аеруча киң таралган ырымнарның берсе бу. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Сез һичшиксез сезгә тиклем яшәгән халыкларның йолалары, сынамышлары артыннан барырсыз. Хәтта алар җирдәге хайванның оясына керсәләр дә, сез дә алар артыннан шул ояга керәчәксез», – дигән. Шунда пәйгамбәребездән: «Син яһүдләр һәм христианнар турында әйттеңме?» – дип сораганнар. Ул үз чиратында: «Тагын кемнәр турында булсын инде», – дигән.
Менә шушы 1,5 мең ел элек әйтелгән сүзләр бүгенге тормышыбызда чагыла. Бүген үзен мөселман дип санаган кешеләр, үзләре дә аңламыйча, яһүдләр һәм христианнардан килгән ниндидер йолалар, сынамышларга иярәләр. Бу инде белем җитмәүдән барлыкка килә. Ырым-шырымга ышану – динебездәге иң куркыныч гөнаһларның берсе. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ырым-шырымга ышану сәбәпле, кем дә булса ниндидер эшен калдырса, ул ширк кылган була», – дигән. Димәк, ырым-шырымга ышану ширк булып тора. Ник дигәндә, Җир йөзендәге бар нәрсә Аллаһ рөхсәте белән генә була. Төрле ырым-шырымга ышанган вакытта исә без нәрсәне дә булса Аллаһы Тәгаләгә тәңгәл куябыз.
– Бүген, ягъни 20 октябрьдә агачта яфраклар коелып бетмичә, кар яуса, тиздән ул эреп бетәр, диләр. Мөселман кешесенә мондый сынамышларга ышанырга ярыймы?
– Әгәр шушы мәсьәләләр фән ягыннан дәлилләнгән икән, ул инде сынамыш түгел, ә чынбарлык була. Димәк, аңа ышанырга ярый. Әйтик, кош түбән очса, яңгыр явачак дигән әйтем бар. Фәнни яктан бу күренеш өстә басым югары булу белән аңлатыла. Димәк, халык сынамыш буларак кабул иткән бу гыйбарәгә ышанырга мөмкин. Ә инде сынамыш кеше үзе уйлап чыгарган буш сүз генә икән, ул очракта аңа ышанырга ярамый. Әйтик, тупса аша күрешергә ярамый, диләр. Әмма ни өчен ярамаганлыгын беркем дә аңлатып бирә алмый. Бу фәнни яктан да расланмаган. Димәк, мөселман кешесенә аңа ышану да тыела.
– Кашык төшеп китсә, кунак килә. Ишекне бикләп чыгып киткәннән соң нәрсәнедер онытып, өйгә кире керсәң, юлың уңмый, диләр. Бу сынамышлар көндәлек тормышыбызда аеруча еш кулланыла. Ни гаҗәп, алар еш кына чынга да ашып куя. Әйтик, кайчак кашык төшеп китсә, дөрестән дә йортка кунак килә. Бу ни өчен шулай килеп чыга икән? Очраклылыкмы бу? Әллә инде кайбер сынамышлар чынлап та тормышка ашарга сәләтлеме?
– Болар шулай ук алда телгә алынган тыелган ырым-шырымнар рәтенә керә. Аларны фәнни яктан берничек тә аңлатып булмый. Кешенең кашыгы төшеп киткән дә өенә кунак килеп кергән, ди. Аллаһы Тәгалә шул рәвешле кешеләрне сынарга да мөмкин. Ничек сыный? Кеше ниндидер ырым-шырымга ышана, ә аңа алай эшләргә ярамый, дип әйтәләр. Шуннан Аллаһы Тәгалә моны сыный: кашыгы төшеп китә дә өйгә чынлап кеше килеп керә. Бу очракта кеше ни эшләр: теге сынамышка ышанырмы, әллә аңа әйтелгән кисәтүне истә тотып, аны ширк итеп кабул итәрме? Аллаһы Тәгалә шуны күзәтә. Сынамышның чынга ашуы очраклылык та була ала.
– Зиратта урын алып калсаң, үлемеңне якынайтасың, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?
– Бүген мәет җирләүгә бәйле бик күп ырым-шырымнар белән очрашырга туры килә. Зиратта урын алып калсаң, үлемеңне якынайтасың, диләр. Зираттан киемеңә ияргән балчык алып кайтсаң да, үлемеңне тизләтәсең, диләр. Мондый ырым-шырымнар – зур гөнаһ. Мәет җирләүне, озатуны без фәкать Аллаһы Тәгаләнең кануннарына һәм пәйгамбәребезнең сөннәтенә генә нигезләнеп эшләргә тиеш. Әгәр Коръәндә, хәдисләрдә фәлән әйбердән куркырга дигән боерык юк икән, шул гамәлне тыныч күңел белән эшлисең. Мондый ырым-шырымнар кешенең тормышын бик авырайта. Шуңа күрә аларны ишеткәч, кеше бер мәлгә туктап, бераз башын эшләтергә, уйланырга тиеш. Шул ук зиратта урын алып куйсаң, үлемеңне якынайтасың дигән гыйбарәне генә алыйк. Үлем безгә кемнән килә? Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләдән. Безгә яшәү вакытын кем куя? Аллаһы Тәгалә. Безне дөньяга кем китерә? Аллаһы Тәгалә. Чирен, сынавын да Ул бирә. Шулай булгач, зиратта урын алып кую нигә кеше гомерен кыскартырга тиеш?
– Кайбер кеше ырым-шырымнар ярдәмендә кешегә басым ясарга ярата. Фәлән итсәң, төгән була, дип гел тукып, куркытып тора. Хорафатларны, диндә язылган кагыйдә, дип ышандырырга тырышучылар да очрый. Болай эшләү дөресме? Икенче бер кешене ырым-шырым ярдәмендә куркыту гөнаһмы?
– Кешене шул рәвешле куркыту дөрес түгел, билгеле. Кешене бераз куркытасың, аңа нәсыйхәт кыласың килсә, бу гамәлләрне Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән ысуллар белән генә эшләргә кирәк. Мәсәлән: «Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай дип әйтә, шуңа бу гамәлне эшләргә ярамый. Аны эшләгән кешене фәлән җәза көтә», – дип әйтергә мөмкин. Ә инде кешене ниндидер хорафатлар аша куркыту икеләтә гөнаһ була. Андый кешеләр еш очрый. Кайберәүләр үзен мөселман дип бөтенләй башка дин, милләт вәкилләренең сынамышларын, йолаларын, ырым-шырымнарын сөйләп, шуңа ышандырып йөри. Бу – бик зур гөнаһ.
Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА |
Иң күп укылган
|