|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2023 Фаҗига
Казанда 17 каттан егылып төшеп 2 яшьлек бала үлгәнКазанда 2 яшьлек бала 17 нче каттан егылып төшеп һәлак булган. Әлеге мәгълүмат бүген социаль челтәрләрдә таралды. Агентлыкка үз шәхси чыганакларыннан билгеле булганча, фаҗига «Салават Купере-2» торак комплексы территориясендә була, дип яза Татар-информ. Ике яшьлек малай Илһам Шакиров урамындагы 17 нче йортның подъезд балконыннан егылып төшкән.
Фаҗига урынына Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Максим Жолобов килгән. Бу вакыйга факты буенча процессуаль тикшерү оештырылган.
Фото: © Алексей Новиков / «Татар-информ»
--- |
Иң күп укылган
|