поиск новостей
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Июнь
  • Әминә Сафиуллина (1925-2015) - диктор
  • Альберт Сафин (1948-1991) - язучы
  • Марсель Миңнуллин - табиб
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
Архив
 
19.10.2023 Дин

“Зинһар, Аллаһ кушканча яшәгез!” (БУЛМАС ДИМӘ)

Бу дөньяда берни дә очраклы гына түгел, диюләре чыннан да дөрестер инде. Яңавылга сөйләшенгән вакыттан алдарак барып төштем. Иртәнге сәгатьтә вокзал эчендә халык күп иде, аяклар үзеннән-үзе икенче катка атлады. Монда бөтенләй кеше булмавына гаҗәпләнеп буш эскәмияләрнең берсенә утырганда гына, бер хатынны шәйләп алдым.

-- Мин поезд көтәм, әле менә тамак ялгап алыйм дип монда кергән идем. Әйдәгез, миңа кушылыгыз, -- дип, юлга алган сый-хөрмәтен тәкъдим итте ул. Сүз артыннан сүз китте. Ханым, аның исеме Вера булып чыкты, Бөредән  икән, әнисен җирләргә кайткан. Үзе гаиләсе белән Иркутск шәһәрендә яши. 
 
-- Әниебез белән шундый хәл булды, үләр алдыннан ул мәрткә китте, -- дип сөйләде Вера. -- Ул абыем тәрбиясендә иде. Хәле начарлангач, миңа хәбәр иттеләр. Әнием өч көн буе йоклады. Аның өс киеме көненә әллә ничә тапкыр манма су була, яткан килеш, алмаштырып тордык. Өч көннән соң уянды, күзләрендә аңлатып бетерә алмаслык курку иде. Ул хәлен, барлык көчен җыеп әйткән беренче сүз: “Балакайларым, Аллаһ кушканча яшәгез!” -- булды. Соңыннан әниебез, миңа тәмугны күрсәттеләр, диде. Ул акылдан язмаган, бар нәрсәне дә ачык хәтерли, барыбызны да таный-белә иде. Аның сөйләвенчә, ул өч көн буена тәмугны, кешеләрнең никадәр интегүен күргән. Безнең сорауларга берничек тә җавап бирә, тасвирлап аңлата алмады, бу кадәрлене аңлатып бетерерлек түгел, анда шул кадәр хәсрәт, сыктану, интегү, сүз белән сөйләп бетереп булмый, андагы хәлләрне аңлатырлык сүзләр юк, дип калтыранырга тотына иде. Күзләрендә -- курку. Туктаусыз Аллаһка ялварды. Хәлен белергә кергән барлык күрше-күләнгә, таныш-белешләргә, туганнарга: “Гөнаһ җыймагыз, тәүбәгә килегез, кылган начарлыкларыгыз өчен Аллаһтан гафу сорагыз, зинһар, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәгез!” -- дип кабатлады. Безгә дә әлеге хәлне мөмкин булган кадәр күбрәк кешегә сөйләргә, кисәтергә, дөрес яшәргә өндәргә кушты. Без үзебез урыс милләтеннән, христианнарбыз, әмма әнкәй кешеләрне дине буенча аермаска кушты, барыбыз да Аллаһ  каршына киләбез, ә ул -- Берәү генә диде. Уянганнан соң өч көн яшәде дә, мәңгелеккә китеп барды. Әйтерсең лә Аллаһы  Тәгалә аны безнең күзләрне ачар өчен, безне тагын бер тапкыр кисәтер өчен өч көнгә булса да дөнъялыкка кайтарып җибәргән.
 
Вера шушыларны бәян итте. Әнисе Галина Черновага 75 булган икән. 
 
-- Библияны электән дә укыган бар иде, әмма әнинең вафатыннан соң туганнар белән тагын бер кат укып чыктык, күп нәрсәләрне яңа төшендек, -- диде ул. -- Сине күргәч тә, нигәдер шушы хәлләрне сөйлисе, уртаклашасы килде, -- дип,  кат-кат аптырады Вера ханым. Ә инде алга таба сөйләшү барышында минем редакциядә эшләгәнемне белгәч:
 
-- Аңлашылды, әни үләр алдыннан тәмуг турында күбрәк кешегә җиткерүне үтенде бит, димәк, без юкка гына очрашмаганбыз. Сез бу турыда газетага язсагыз, күп кешенең укып, тәүбәгә килүе, үз тормышына “ревизия” ясау, начар гадәтләрдән котылу мөмкинлеге булачак. Аллаһы Тагәлә безне ничек тә кисәтә бит, үзе кушканча яшәргә өнди, тик без генә моны аңлап җиткермибез, -- диде ул.  
 
Вера ханым белән ярты сәгатьлек аралашудан соң без күптәнге танышлар кебек аерылыштык. Әйе, кешенең Җирдә яшәп китүен кунакка килеп китү белән чагыштыралар. Кунак булгач, тыйнак булырга кирәк иде дә бит, әмма кайберәүләр комсызлана, байлык артыннан куа, кеше гаиләләрен боза, эчкечелеккә сабыша, гомерләрне кыя. Аннан тотабыз да тормыш катлаулы, яшәве бигрәк авыр, дип зарланабыз. Миңа калса, һәрбер әйберне ничек кулланырга инструкциясе булган кебек, Аллаһы Тәгалә дә безгә ничек яшәргә кирәклеген ап-ачык язып калдырган. Коръәнне ешрак укысак, колак салсак, анда һәр сорауга җавап табып булыр иде. Тормыш катлаулы түгел, без аны үзебез катлауландырабыз һәм аннан чыгу юлын таба алмый интегәбез. Галина Константиновна белән булган хәл кебек яшәешебездә булып торган шушындый гаҗәп вакыйгалар юкка гына түгелдер бит. Алар безгә дәрес булсын, уйландырсын һәм дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итсен иде. 
 
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. 
Башкортстан.
Фото: архивтан
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.10.2023
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы