|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2023 Киңәш-табыш
Гаиләдә авыру кеше — олы сынау“Казан нуры” мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән әңгәмәдән өзек: — Алмаз хәзрәт, бер хатын, инсульт булып, ике ел урын өстендә ята. Ире карарга теләми, туганнары хәл дә белми. Бөтен мәшәкать олы улы җилкәсендә. Килен, бөтен акчаңны әти-әниеңә тотасың, үз гаиләңне оныттың, дип канәгатьсезлек белдерә икән. Мондый чакта җаваплылык кем өстендә? — Гаиләдә авыру кеше — калганнар өчен Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы. Бу хәлдә бай да, ярлы да, карты-яше дә калырга мөмкин. Әти-әнине үзебез карый алсак, Аллаһы Тәгалә каршында әҗер-савабы зур. Олыгайган көндә безне нәрсә көткәнен беребез дә белми. Туганнарның авыр чакта чын йөзләре ачылу да зур сынау һәм табигый күренеш. Дин ягыннан карасак, ир кеше өчен беренче урында әнисе тора. Ул әнисен тәрбияләсә, иншалла, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт ишекләрен ачар. Хатыны шуны аңласын иде: картлык көнендә үз баласы янында булса, нинди зур бәхет бит. Димәк, гомер заяга узмаган. Фото: пиксабай
Гүзәл САБИРОВА |
Иң күп укылган
|