поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.10.2023 Мәдәният

Бүген Татарстан АССРның атказанган артисты Хәнәви Хәмзә улы Шәйдуллинның тууына 85 ел (ТАРИХИ ФОТОЛАР)

Хәнәви Шәйдуллин 1938 елның 15 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Табанлыкүл авылында туа. Мәктәптә уку елларында ул авыл үзешчәннәре оештырган концертларда катнаша. 1955 елның мартында Казанда республика үзешчән сәнгать смотрында катнаша.

1961 ел башында аларның авылына композитор Исмай Шәмсетдинов җитәкчелегендәге Татарстан радиосы һәм Татар дәүләт филармониясе вәкилләре җыр яздырырга килә. Концертта Хәнәви Шәйдуллин да чыгыш ясый. Филармониянең лекторий бүлеге сәнгать җитәкчесе Айсылу Мусина аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен оештырылачак җырчылар конкурсына чакыра. Ул шул ук елны Казанга килеп әлеге зур конкурста катнаша һәм ансамбльгә хор артисты итеп кабул ителә. Нота белеме белән дә Хәнәви беренче тапкыр шунда таныша, күмәк җырлау кагыйдәләрен дә шунда үзләштерә. Ансамбль коллективы белән ул Башкортстан, Урал, Себер якларында чыгыш ясый. 1964 елда «Сәхнәдә яшьләр» исемле концертларда җырчылар: Зәйтүнә Әхтәмова, Шамил Әхмәтҗанов, Флера Әгъләмова, баянчылар: Гали Җәмлиханов, Насих Вильданов, Фаил Исхаков, Владимир Федотов, алып баручылар: Мәрзия Вәлиева, Әзәл Яһүдин һ. б. белән бергә чыгыш ясый.

1965 елда Казан музыка училищесына укырга керүе, аңа иҗади яктан үсәргә яңа дәрт һәм көч өсти. Анда җырчының тавышы тагын да камилләшә, репертуары байый. Мәшһүр җырчылар иҗатын өйрәнү, төрле композиторларның әсәрләре белән танышу аның иҗади офыгын тагын да киңәйтә.Укуын тәмамлагач, бераз вакыт Минзәлә театрында эшләгәч, ул яңадан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә кайта. Ул биредә Таһир Якупов, Шамил Әхмәтҗанов, Нәфисә Василова һәм башкалар белән бергә эшли. 1975 елда филармониянең эстрада бүлегенә күчә. Биредә Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Рабига Сибгатуллина һәм башка танылган җырчылар белән бергә чыгыш ясый.

Филармониядә эшләү дәверендә аңа күп композиторлар белән очрашырга, аларның эстрада өчен язган җырларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шулай ук «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Айзар-генәем, гөлзар-генәем», «Зимагурлар җыры», «Ай, дубыр-дубая», «Тары җире, киндер җире», «Гөлнәзирә», «Бөрьян егетләре» кебек татар халык җырлары аның репертуарында урын ала. Ул үзенең иҗат төркеме белән илебезнең бик күп төбәкләрендә, шәһәрләрендә, авылларында була.Үзенә генә хас кабатланмас, моңлы, матур тавышы, сәхнәдәге ягымлылыгы белән тамашачы мәхәббәтен яулый. Җырчы репертуарындагы бик күп җырлар радио-телевидениенең алтын фондына керә.

2001 елның 26 сентябрендә вафат була, Казанда Яңа Татар зиратында җирләнә.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры. Хәнәви Шәйдуллин – артта, уңнан икенче. 60 еллар

Хәнәви Шәйдуллин (сулдан беренче) Татар дәүләт филармониясе (Островский урамында урнашкан) бинасы каршында. 1961 ел

Җырлый – Хәнәви Шәйдуллин, баянда – Хәйдәр Сафин.Яр Чаллы. «Энергетик» мәдәният йорты. 1978 ел.

Хәнәви Шәйдуллин Әлфия Авзалова җитәкләгән «Казан утлары» вокал инструменталь ансамбле белән. 80 нче еллар

Хәнәви Шәйдуллин (2 нче рәттә, сулдан икенче) татар әдипләре, журналистлары белән. 80 еллар

Хәнәви Шәйдуллин баянчы Кирам Сатиев белән. 80 нче еллар

Х.Шәйдуллин уртада беренче рәттә. Түбән Кама. 1998 ел.

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»