поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.10.2023 Язмыш

"Үкереп елый иде, мескенкәем. Берәүнең дә йөрәге таш түгел..."

Менә ичмасам кабак! “Бәдән” үзендә. Ике кешенең колачы җитмәгәнгә, ишегалдыннан тәгәрәп килә. Наҗия апа сүзе белән көч бирсә, кызы Сәрия апа тирләп-пешеп кабак тирәсендә бөтерелә. Кыш уртасында урталай ярып, бәлеш пешерергә дип, аш бүлмәсендәге өстәл астына кертеп куярга ниятләре.

Кайбыч районы Бортас авылында җир үтә уңдырышлы, күрәсең. Әгәр дә чем кара туфрак ашлы булмаса, кабак дигәне моның кадәр үсәр идеме?! 
 
Авылын яратып...
– Су сипсәң дә болай ук үсми әле ул. Әрсезлеге! Ел саен бер галәмәт. Элек йөргәндә үзем хәсиятли идем, хәзер Сәрия кызым, бәрәңге утырткан көнне бер уч кабак орылыгын баскан җирдән генә сибеп керә дә, көзге уңышы менә – өстәл кадәрле тәгәрәшкәннәр! Бер кеше генә күтәреп тә булмый. Быел да күршеләр белән ташыдык. Бигрәк баллы үзләре. Аллаһы сөеп биргән, – дип Наҗия апа берничә җиргә тыгызланып кереп урнашкан кабак биләмәсен ачып күрсәтте. 
Чынлап та, күтәреп түгел, тәгәрәтеп тә чак йөртмәле. Уңдым дигәч тә...
 
– Элеккеге күршеләремне бик сагынам. Безнең чор кешеләре китеп бетеп бара. Урам йөзенә чыгып баскач, күзем белән йорт саен тукталам – берсе дә юк. Йорт аралаш буш өйләр. Кайсы бакча йорты итеп тота – җәйләрен бер кавым күренәләр дә, эзләре суына. Кайсысының хуҗасы ике елга бер кайтып күренми. Күп нигезләрне саттылар. Яңа хуҗаларның карчык-корчыклар белән әллә ни сүзе юк. Мин дәшкәләп карыйм да, исәнләшеп, хәл белешүдән ары үтмиләр. Яңа кешеләр кайтса кайтсын, тик авылның нигезе генә корымасын, – ди Наҗия апа. 
 
Кендек каны тамган газиз туган-туфрагын гомере бакый ихлас яратып, зурлап, данлап яшәүчеләрдән Наҗия апа. Яланаяклы балачагы, михнәтле үсмер еллары, хезмәттән баш күтәрмәгән гомере аның бит нәкъ менә биредә – Кайбыч районының Бортас авылы урамнарында үткән лә!..
 
– 1934 елгы мин. Сугыш чорында бик авырлык белән үстек. Безнең тамактан үткән ризык шул инде – черек бәрәңге, кычыткан белән бәрәңге яфрагы иде. Әти белән иң олы абый сугышта үлде. Әни сигез бала тапкан. Бишебез генә үстек. Уракка төшсәләр сөенә идек. Әни янына кырга барабыз да, эчке кесәгә яшереп кенә башак салып кайтабыз. Беребез тәрәзәдән карап тора, икенчебез тиз-тиз башакларны уып, кул тегермәнендә тарта. Әни кайткач, саран гына умач уа. Тамак туя, йоклаулары ук рәхәт иде андый көнне. Ачлыкны күрергә язмасын бүтән, – ди Наҗия апа.
Башлангыч сыйныфларда гына укый ул. 15 яшеннән эшкә җигелә. Фермада бозаулар карый. 
 
– Әни миңа эшкә кергәч кияргә дип табаны ябыштырылган галошлар алган иде. Эшкә барудан бигрәк, шул галошларны кияр көнне көтүләрем! Үсмер чак бит, эштән кайткач, аларны мич башына куйганмын. Әни иртән мичкә ягып җибәргәч, тегеләр эреп җәелгән. Күргәч, үкереп еладым. Аннары нәрсә киеп йөргәнмен, хәтерләмим менә. 89 яшемне тутырдым, хәтер чуар хәзер, – ди әбекәй. 
 
24 яшендә кияүгә чыга ул. Вәзыйх атлы егеткә. Кыз гомере мәңгелек түгел. Дөнья тәгәрмәченә егәр өстәлсен өчен җиргә яңа буын килергә, туган бала үсеп җитлегергә, ә җитлеккәне әти-әни хисен кичерергә – буыннар чылбырын дәвам итәргә тиеш!
 
Кадерләнү кадере...
– Вәзыйхның дә әтисе сугышта үлгән. Хупҗамал каенанам дүрт баласын сыңар үстергән. Төп нигез килене булып гомер иттем. Андый киленгә эш бик күп эләгә. Кайткан кешене каршы аласың, сыйлап озатасың. Каенанам белән дә әйбәт яшәдек, туганнар белән дә татулыктан өзелмәдек. Вәзыйх данлыклы тимерче иде. Тимерне кыздырып кыйнарга, ай-һай күп көч кирәк бит ул. 69 яшендә калдырып китте. Тимерчелек бөтен саулыгын йоткан иде, үпкәләре авыртты, – дип сөйли Наҗия апа.
 
Үзе ул сыер сава. Күп хезмәтнең кулдан чагы туры килә: сыерларга дигән көрпә-он капчыкларын җилкәсенә күтәреп ташый.
“Әй, бүгенгеләрнең хезмәте... Уен уйнап кына кайталар. Бер эш кулларына тими. Азыкларын кертеп бирәләр, тиресен түгәләр. Сулары да улакка ук агып тора. Сөтне дә чиләкләп ташымыйлар”, – дисә дә, чынлыкта, кул хезмәтенең тез чүгүенә куана гына.
 
– Әни әле дә тик тормас иде. Мин генә чабуыннан тартам!.. – дип сүзгә кушыла янында торучы кызы Сәрия апа. – Бакчага чыксак та, үзем, дип, көрәк-тырмага барып ябыша. Чүпләр утап йөри әле. Теге елны гына егылып, бот башын сындырды. Аягына баса алмас, калган көнен урында үткәрер, карт сөяк төзәлми дә, дигәннәр иде, сөбһаналла! Бер ел эчендә чирен җиңде. Башта Казанда кызым карады, аннары авылга алып кайттым. Тик кенә утыра белми инде, көненә ишегалдын ун чыгып әйләнә. Ялгыш сөртенеп китеп, тагын егыла күрмәсен дип куркып торам. Әйтсәң – үкәли. Яшерен-батырын түгел, кайчакларда эш бүлешеп, ызгышып та алабыз. Өйгә кереп, диванга утыра да: “Күңел генә унсигездә, хәлем китте”, – ди. Ничекләр йөгәнлисе үзен, белмим. Сыер савучыларны тәрәзәдән күзе белән озатып калганын күрсәм: “Артларыннан син дә ияр, әни!” – дим. Егәре җитсә тагылып төшеп тә китәсе! Эшләп тә күрсәтер идем, дип кызыга. “Әни, синең арттан тезгенне тартып йөреп кенә дә арам!” – дим, дә көлеп җибәрә.
 
Вәзыйх абый белән җиде бала үстерә алар. Ишле! Сәрия апа иң олысы икән.
 
– Заводта эшләп, 45 яшемнән лаеклы ялга чыктым. Алай да унике ел өстәп эшләдем әле. Иремнән аерылдым. Бер кыз үстердем. Кызым кияүдә инде. Иреннән уңды, шөкер. Рәхмәт, кияү дә ишектән кайтып керүгә: “Әби!” – дип беренче әнине кочаклап ала. Ирем бик әйбәт кеше иде. Кеше баласының гаебен кеше алдында кычкырып сөйлисем килми. Гадәтем андый түгел. Атта да, тәртәдә дә була ул гаеп. Икебез дә гаепле. Эшләп алган ике бүлмәле фатирым бар. Кызым гаиләсе белән үз йортларында яшиләр. Тормышыбыз җитеш. Әнием исән, баламның тормышы бер дигән, оныклар сөям, туганнарым кайтып йөриләр – шушы бәхет түгелмени, сеңлем? Әни белән минем фатирда да кыш чыга алыр идек, күндереп булмый. Авылда, урамга чыгып, суык кыйнап керсәм дә рәхәт, ди. Әни, дип, авылга әйләнеп кайтуыма да җиденче ел китте, – ди Сәрия апа. 
 
Шөкер, Наҗия апаның бүгенге көне бик кадердә. Сые – байларча, урыны – йомшак, нигезе җылы. Кадердә көн күрә. 
 
“Йөрәге таш түгел...”
– Икенче балам Кадерулла исемле иде. Татарстанга бер исем! Ир бала көткәнгә әнә шундый исем куштык. Әй, бик кадердә үсте ул. Аннан соң да рәттән биш кыз тугач, Кадерулла патша иде безгә. Нигездә калыр, дидек. Баланы артык иркәләргә дә ярамый икән. Язмышы да үзенә үчле булды никтер. Өйләнеп, хатыны белән шәһәрдә яшәделәр. Кадерулла әтисе янында тимерчелектә эшкә өйрәнгән иде, кулы алтын, тик эчте... Әйткән, әрләгән саен аракы белән артык шаярды, безнең сүзне дә тыңламады, хатынын да ишетмәде. Эчкән кеше белән кем торсын? Хатыны куып чыгарды. Аннары безнең янга авылга кайтты. Вәзыйхулла да исән иде әле. Әтисе урынында тимерчелектә эшләде. Йорт тирәсендәге капка-коймаларны да, мунчаны да берүзе үз куллары белән эшләде. Эчсә акылын югалта, айныгач, сүзен келәшшә белән дә авызыннан тартып ала алмый идек, – ди Наҗия апа.
 
– Бөтенебезгә караганда да артык яраттыгыз Кадерулланы. Эштән кайткан төшенә җылы ризык әзер иде. Ул сузылып ятса, әни идәнгә дә аяк очларына гына басып йөрде. Аракы сорап, борчуларын сизенә идек, әни ул гадәтен дә бездән яшерде. Кадерулланың көн саен эчкәнен белгәч, әнине сакларга дип өстәмә яллар алып кайта идем, энемне җирләгәнгә дә 17 ел тулып китте, – ди Сәрия апа.
 
...Кичтән бозау суялар. Сәрия апаның кызы Гүзәлия дә кайта. Бозау суйган көн бәйрәм авылда. Кадерулла, гадәттәгечә, нык исерә. Иртәгәсен торып чыккач: “Әни бир бер ярты, эзләнерлек итмә. Өйдән чыгып китсәм, кайтып җитә алмам кебек”, – ди. Әни кешегә шул сүз җитә кала. Махмырдан интекмәсен, ди.
– Улым түр якка якта, Гүзәлия оныгым китәргә җыенгач, Кадеруллага да дәшегез, мәйтәм. Керсәләр үлеп ята... Аракысы да калган. Яткан җирдән генә өзелгән. Ясалма сулышлар да биреп карадылар. 45 яшь кенә иде үзенә. Баш миенә кан сауган. Беренче гыйнвар – үлгән көне. Исән чагында гел улын сагынды бичара. Барса да хатыны күрештермәде. Ачуы чыга да, эчеп кайта, үкереп елый иде, мескенкәем. Берәүнең дә йөрәге таш түгел... Килен кешене дә гаепләмим. Көн саен эчкән иргә сабыр итеп яшәүләре дә бик авыр, – ди Наҗия апа.
 
Читләр язмышын хөкем итүе авыр. Моңа хакыбыз да юк. Бер-берсен аңламаган ике кеше уртак сүздән, бөтенлектән бүленгән икән – ике ярның да үз хаклыгы. Ә һәр хаклыкның җирдә үзе юлы... 
 
“Зиләм!..”
Нәк 41 ел элек, Наҗия апа бала хәсрәте белән беренче мәртәбә йөзгә-йөз килеп очраша. Өченче баласы – Зилә кызы егерме яшендә дөнья куя.
– Безнең арада Зилә иң чибәре иде, үзе зифа гәүдәле, тыйнак. Елмаеп кына тора. Тешләре дә энҗе бөртекләре сыман ап-ак иде аның, тип-тигез! Мәктәпне тәмамлагач, тиредән өс киемнәре тегәргә өйрәткән училищены тәмамлады да, фабрикага эшкә керде. Көз көне боларны бер күмәк хуҗалыкка бәрәңге җыярга җибәрделәр. Кызлар бит гел юкарак киенә. Зилә дә калынрак киемнәрен алып бармаган. Оялчан иде ул. Эштән бик туңып кайтса да, йорт хуҗасына әйтергә оялган. Резин итекләрен дә төнгегә өйгә кертеп куймаган. Иртәгәсен салкын килеш киеп чыгып киткән. Менә шулай салкын тидергән иде. Авырып кайтты. Башта өйдә генә ятты. Тизрәк терелсен дип, баллы чәйләр эчердем. Зиләдә шикәр чире башланган, баллы чәй бөтенләй ярамаган. Хәле авырайгач, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан идем, хастаханәгә үк алып киттеләр. Озак ятты. Шикәр чирен бик азынган, диделәр. Аңа эшләргә ярамады, инсулин кадап торыр хәлгә калды. Инвалидлык бирелгәч, бик нык уңайсызланган иде. Бөтен кызлар эшли, бер мин өйдә ятам, диде. Авылга күченеп кайтты. Кәнфит ярата иде мәрхүмә. Күчтәнәчкә, килограммы белән алып кайтабыз. Бер утырганда берәр уч ашый иде. Әйтсәк тә, үлгәнче ашап калыйм әле, дия иде. Район табибларына исәпкә дә басмады. Хәле авырайгач аны Апас район хастаханәсенә илткәннәр, үзе дә кисәтмәгәндер күрәсең, нәрсә белән авырганлыгын белмичә, ялгышрак дарулар кадаганнар. Без тавыш чыгармадык. Кемгә күпме гомер тиеш икәнлеген Аллаһы Тәгалә билгели. Шулай язылгандыр, сабыр иттек. Әти бик кайгырды, олыгаеп килгәндә гел: “Кызым янына барыр көннәр дә җитә”, – дия иде. Күрешкәннәрдер... Исәннәребез бер килеш гомер итә. Тик беребезнең дә биштәре буш түгел инде. Сынаулар җитәрлек... Туганлыктан өзелмик. Шатлык-куанычлар белән, тыныч, мул тормышларда яшик, – ди Сәрия апа.
Ул хаклы. Җир йөзендә кояш нурларының җылысы һәркемгә җитә, бәхет телик.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 15.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»