поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
11.10.2023 Мәдәният

Милли музейда «Сания»: беренче татар операсы» күргәзмәсе ачыла

Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда «Сания» татар операсының йөз еллыгына багышланган фонд күргәзмәсе ачыла.

«Казанда Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә «Сания» операсының премьерасы 1925 елның 25 июнендә, ТАССРның 5 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә була. Беренче татар операсының авторлары – композитор, дирижер һәм музыка белгече Солтан Габәши, җырчы һәм композитор Газиз Әлмөхәммәтов, композитор, скрипкачы һәм педагог Василий Виноградов. Либреттоны булдыруда татар язучысы Фатыйх Әмирхан ярдәм итә», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте. 

«Сания» операсы безнең илдә дә, чит илләрдә дә зур җәмәгать резонансы тудыра: опера турында материаллар Берлин музыкаль атналыгында (1925 ел өчен № 51-52) һәм Италиянең Көнчыгыш-Европа институты журналында (30.10.1925) басылып чыга. Операның клавиры, авторлар һәм башкаручыларның фотолары Франкфурт-на-Майне (Германия) халыкара музыкаль күргәзмәсендә күрсәтелә, диелә хәбәрдә.

Матбугат үзәге хезмәткәре әйтүенчә, күргәзмәдә музей фондларыннан уникаль экспонатлар тәкъдим ителәчәк: опера, фотография, афиша һәм спектакльләр программасына катнашы булган күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренең шәхси әйберләре.

Күргәзмә 2024 елның гыйнвар уртасына кадәр ачык булачак. Күргәзмәгә Татарстан Республикасы Милли музеена керү билеты буенча керергә мөмкин.

Операны куюга театр артистлары, шулай ук симфоник оркестр катнашучылары, хор һәм дирижер Александр Литвинов җитәкчелегендәге Казан көнчыгыш музыка техникумының җырчы-солистлары җәлеп ителә (режиссер - Газиз Айдарский, рәссам - Петр Сперанский, балейтмейстер - Юрий Муко).

Операда төп партияне төрле вакытларда Зөһрә Байрашева һәм Разия Садыйкова (Сара Садыйкованың сеңлесе) башкара. Зыя ролендә Газиз Әлмөхәммәтов чыгыш ясый. Башка партияләрдә Әнәс Хисамов (Зариф, Саниянең әтисе), Л. С. Гаврилова (Саниянең әнисе) катнаша, Маһирә (хезмәтче) роле Галия Кайбицкаяга йөкләнә, соңрак ул ТАССРның беренче халык артисты була. 1930 елда «Сания» спектаклендә күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев дирижер була, дип яза "Татар-Информ" МА.


---
Милли Музей
№ --- | 11.10.2023
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»