|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2023 Мәдәният
Үзбәк җырчысы Фәррух Закировка Татарстанның халык артисты исеме бирелде«Ялла» төркеменең сәнгать җитәкчесе, үзбәк эстрада җырчысы Фәррух Закиров Татарстанның халык артисты булды. Бу хакта Үзбәкстан башкаласы Ташкентта узган Рәшид Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең гала-концертында игълан ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзбәк җырчысына Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирү турындагы указ әлегә басылып чыкмаган. Әлеге кичәдә Үзбәкстан Мәдәният министры Озодбек Назарбеков, Татарстан вице-премьеры-Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, җирле татар диаспорасы вәкилләре катнашты. Бу хакта социаль челтәрендә Вагапов фонды директоры Рифат Фәттахов сөйләде, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|