|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2023 Язмыш
“Үзем алдан үлеп китсәм, улым кем кулларына калыр?”Равил абый күршебездә генә яши. Авылга кайткач, аның уңганлыгын күреп шаккатам. Менә шундый эчми-тартмый торган, башкаларга бер начарлыгы тимәгән кешеләр никтер төрле сынауларга дучар ителә икән ул? Колхозның алдынгы тракторчысы булган ул. Сөеклесе Рәмия белән тормыш корып җибәргән. Берсен-берсе сөешеп яшәгән ярларның мәхәббәт җимешләре – кызлары дөньяга килә. Аның артыннан, озак та тормастан, уллары туа. Ир белән хатын икесе дә, алны-ялны белми хуҗалыкта хезмәт куя.
...Рәмия үзе дә сизмәстән, яше кырыкка җиткәндә, балага узганлыгын белеп ала. Кызганычка, язмышның сынавымы, көттереп кенә дөньяга килгән уллары Сәлим – тумыштан инвалид. Аңа табиблар «церебраль паралич» дигән диагноз куя. Равил белән Рәмиянең хыяллары бер мизгелдә челпәрәмә килә. Даими тәрбияләүгә мохтаҗ улларын карар өчен Рәмия эшеннән китеп өйдә утыра башлый. Әмма сынаулар моның белән генә бетми әле. Инде кызлары белән улларын башлы-күзле иттек, тормыш бер эзгә төште дигәндә генә Рәмия кинәт сукырая, озак та тормый, үлеп тә китә.
Инде Равил абый да эшеннән китәргә мәҗбүр була. Ярый ла янында икенчеләре Самат калды. Аның белән алмаш-тилмәш Сәлимне тернәкләндерүгә дә, массажларга да йөртәләр. Самат шәхси хуҗалыкта эретеп-ябыштыручы булып эшли башлый, сөйгән ярын табып гаилә корып җибәрә. Әти кеше моңа бик шатлана, ни дисәң дә, өйгә хатын-кыз килә бит. Тик Самат кыска гомерле булып чыга шул – төзелеш мәйданчыгында болгарка белән монтаж эшләре башкарган егетне ток сугып үтерә. Кечкенә сабыен, сөекле хатынын, туганнарын калдырып китә ул. Киленнәре дә, өйдәге авырлыкларга түзә алмыйча, үзенең туып-үскән ягына кайтып китә.
Равил абый авыру улын берүзе карый хәзер, шәһәрдә яшәүче кызы ялларда кайта-кайтуын, әмма аның да үз гаиләсе, мәшәкате. Шуңа Равил абый зарланмый, авырлыкларга бирешми. “Иң мөһиме, үзем алдан үлеп китмәсәм икән, Сәлимем кем кулларына калыр соң?” – дип уфтана ул.
Ләйсән,
Казан.
Фото: https://freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|