|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2023 Фаҗига
Әлмәт янындагы фаҗиганең сәбәбе аталдыӘлмәт янында ике җиңел автомобиль бәрелешкән, ике кеше һәлак булган, дип язган идек. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» машинасының йөртүчесе зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм Kia автомобиле белән бәрелешкән, дип белдерде Татар-информ.
Нәтиҗәдә, «Лада»ның йөртүчесе һәм Kia автомобилендәге пассажир кыз шунда ук һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган чит ил автомобиле йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.
Фото: © республика Дәүләт автоинспекциясе
--- |
Иң күп укылган
|