|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2023 Фаҗига
Татарстанда ике автомобиль бәрелешкән, ике кеше үлгәнБүген Татарстанның Чистай районында ике автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Якынча мәгълүматлар буенча, Toyota автомобилен йөртүче тизлеген арттырган, каршы як полосага чыккан һәм «Лада» автомобиле белән бәрелешкән.
Авариядә «Лада» автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры үлгән, дип яза Татар-информ.
Автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди.
--- |
Иң күп укылган
|