|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2023 Дин
2024 елда изге Рамазан ае 11 мартта башланачакТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы Һиҗри буенча 1445-1446 елларга яки Милади буенча 2024 елга мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр календарен раслады. Һиҗри календарь 12 айдан тора һәм Мөхәррәм аеннан башлана. Мөселман календаре айларының башын һәм ахырын билгеләгәндә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик мәгълүматларга таяна.
2024 елда изге Рамазан ае 11 мартта башланачак. 2024 елның 10 апреле – Ураза бәйрәме. Тагын бер бөек мөселман бәйрәме булган Корбан гаете 16 июньдә билгеләп үтеләчәк, дип яза Татар-информ.
Мөселман календаре буенча башка изге һәм истәлекле көннәр белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә танышырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|