|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2023 Фаҗига
Автобус белән авариядә егермедән артык кеше һәлак булганВенеция янында автобус катнашындагы авариядә 20дән артык кеше һәлак булган. Пассажир автобусы күпердән төшеп киткән һәм электр чыбыгына эләгеп яна башлаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза Татар-информ. Хәбәрдә әйтелгәнчә, туристлар Венеция янындагы кемпингка юл тоткан, аларга урынга барып җитәргә берничә минут калган булган.
Бер версия буенча, фаҗига 40 яшьлек автобус йөртүченең кинәт хәле китү сәбәпле булырга мөмкин.
Хәзерге вакытта авариядә ким дигәндә 21 кешенең һәлак булуы билгеле, 18 кеше җәрәхәтләнгән, пассажирлар арасында балалар да булган. Юл һәлакәтендә Германия һәм Украина туристлары зыян күргән, автобуста россиялеләр булмаган.
Хәзер фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклыйлар, диелә хәбәрдә.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|