|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2023 Сәясәт
Оборона министры Шойгу мобилизациягә кагылышлы планнары белән уртаклашты
РФ Кораллы көчләренең Генераль штабы өстәмә мобилизация игълан итәргә җыенмый, махсус хәрби операция (СВО) үткәрү өчен хәрбиләр җитәрлек. Бу хакта Россия Саклану министры Сергей Шойгу хәбәр итте. "Генераль штабта өстәмә мобилизация буенча планнар юк. Кораллы Көчләрдә махсус хәрби операция үткәрү өчен кирәкле санда хәрбиләр бар. Моңа күп яктан Ватанны саклаучылар сафларын актив тулыландыручы гражданнарыбызның ныклы патриотик позициясе ярдәм итә", - диде Шойгу РФ Кораллы көчләренең җитәкче составы белән тематик селектор киңәшмәсендә.
Ул хәбәр иткәнчә, бу ел башыннан хәрби хезмәткә контракт буенча һәм ирекле формированиеләргә 335 меңнән артык кеше кергән. Сентябрьдә генә контракт төзеп хезмәт итәргә теләгән 50 меңнән артык кеше кул куйган. Шойгу билгеләгәнчә, гомуми эшкә илнең барлык субъектлары, эре предприятиеләр, дәүләт корпорацияләре һәм Россия казаклыгы өлеш кертә, кайбер төбәкләр исемле бүлекчәләрне формалаштыра һәм бу эш дәвам итә.
"Контрактчылар һәм иреклеләрне җыю эше, шул исәптән хәрбиләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының һәрьяклап социаль ярдәме белән дә зур тизлек ала", - дип йомгаклады Оборона министрлыгы башлыгы.
Фото: Алексей Ерешко/ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|