|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2023 Фаҗига
Кер юу машинасына ут капкан, үлүчеләр бар
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1 октябрьдә Уфаның Октябрь проспектындагы күпфатирлы йортта янгын чыккан. Мәгълүматлар буенча, 1935 елгы хатын-кызның кухнясында кер юу машинасына ут капкан. Ул реанимация бүлегенә авыр хәлдә госпитализацияләнгән. Нәтиҗәдә табиблар тарафыннан II, III дәрәҗәдәге термик пешүләр алганы фаразланган. Кызганычка каршы, хатын-кыз икенче көнне дәваханәдә вафат булган.
Янгынны 0,25 кв. метр мәйданда янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләр сүндергән. Янгын факты буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсе тикшерү үткәрә.
Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте
Автор:Денис Таваев
--- |
Иң күп укылган
|