поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.10.2023 Җәмгыять

Әмәт бистәсендә «Кеше приюты» - мохтаҗларга ярдәм күрсәтү ноктасы ачылды (ФОТО)

Казанның Әмәт бистәсендә «Кеше приюты» дип исемләнгән мохтаҗларга ярдәм күрсәтү оешмасының чираттагы ноктасы ачылды. Ачылышта «Меценатлар» бизнес җәмгыятенең һәм «Кеше приюты» попечительләр советы рәисе Ильяс Гыймадов Казанда мохтаҗларга ярдәм күрсәтүнең җиденче, ә Татарстан буенча уналтынчы ноктасы ачылуын әйтте.

 «Татарстан буенча безнең пунктларда көн саен 2 мең порция кайнар ризык таратыла. Без кешенең исеменә, милләтенә, диненә карамыйбыз. Исерек булмаган мохтаҗ кеше килеп ашый ала. Шулай ук Өлкәннәр көне уңаеннан «Кеше приютының» җиде ноктасында 65 яшьтән узган өлкәннәребезгә азык-төлек пакетлары тапшырылачак», – дип, сөйләде ул.

«Ниндидер сәбәпләр аркасында ялгышкан һәм ялгыз калган кешеләргә ярдәм күрсәтү бик мөһим. «Кеше приюты» ялгыз калган, мохтаҗ кешеләргә бик зур ярдәм күрсәтә: документларын яңарта, яшәү урыны, ризык һәм эш белән тәэмин итә. Шулай ук хәзерге вакытта әлеге приютка дини оешмалар да кушылуын һәм ярдәм күрсәтүен билгеләп үтәсем килә», – диде Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тормышта йортлар төзергә, үзенең бизнесын булдырырга, зур керемнәр алырга сәләтле кешеләр генә түгел, ә башкалар белән бүлешергә, ярдәм күрсәтергә әзер кешеләрнең булуының да мөһимлеген әйтте.

«Кеше приюты» кебек нокталар ачылу - мохтаҗларга кием, урын, азык-төлек бирелү урыннары булу Азат Гайнетдинов кебек меценатлар ярдәме белән эшләнелә. Безнең Казан һәрвакытта да ярдәм күрсәтергә теләүче кешеләр булуы белән дан тотты», – ди ул.

Хәзер Казан шәһәрендә мохтаҗларны бушлай кайнар азык белән ашату өчен 7 пункт эшли. Анда көн саен 1 меңнән артык порция ризык таратыла. Алар – Б.Шаһиди урамы 26 йорт, Ю.Фучик урамы 52 йорт, Авангард урамы 95 йорт, Липатов урамы 6б йорты, Симонов урамы 3 йорт, Гудованцева урамы 6 йорт адреслары буенча урнашкан.

Б.Шаһиди урамында үзәк ярдәм күрсәтү пункты урнашкан. Анда ярдәмнең тулы циклы гамәлгә ашырыла: мохтаҗларга вакытлыча кунарга урын, кием-салым, социаль мунча, кер юу хезмәтләре, социаль чәчтарашханә, консультация һәм социаль патруль хезмәтләре күрсәтелә. Шулай ук авыр тормыш хәлендә калучыларга документларын торгызуда, медицина тикшерүләрен узуда, эшкә урнашуда ярдәм итәләр.

Шундый ук ярдәм пунктлары Яшел Үзән, Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Нурлат, Буа һәм Питрәчтә эшләп килә.

«Кеше приюты» проектының җитәкчесе Азат Гайнетдинов бер ноктаны тәэмин итү өчен айга 150-300 мең, ә төзү өчен 1 млн кирәк булуын билгеләде. «Без башта йортсыз кешеләр белән генә эшләрбез дип уйлаган идек, әмма безгә күбрәк йорты булган әби-бабайлар мөрәҗәгать итә. Пенсияләре фатир өчен түләүләргә һәм даруларга китеп бетү сәбәпле, аларның азык-төлеккә акчалары калмый, һәм көненә бер тапкыр булса да, безнең пунктларда алар итле ризык ашый алалар», – диде ул.

Азат Гайнетдинов шулай ук алга таба Республика буенча җылы ризык порцияләрен 10 меңгә җиткерергә һәм калган район үзәкләрендә дә ярдәм күрсәтү нокталарын ачу нияте булуын әйтте, дип яза "Татар-Информ" МА.


---
Ханский дом
№ --- | 02.10.2023
Ханский дом печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»