поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.10.2023 Җәмгыять

Җеннәр чыгаручы Фәрит хәзрәт Кадыйров: «Нигә бу кешегә кердең?» дип сорагач, гашыйк булдым, ди»

Күз тию, сихер турында еш ишетергә туры килә. Кешегә җен ияләшсә, тагын да хәтәррәк. Безнең авылда яшьли тол калган бер хатын: «Ярты еллап яныма кемдер килә, кочарга тели, тәннәремне күгәртеп бетерә. Үзе күренми дә», – дип зарланган иде. Дин әһелләре моны җен-пәри галәмәте, ди.

Җеннәрнең кешегә керү сәбәпләре, алардан саклану хакында Казан шәһәре янындагы Салмачы бистәсенең Хәдичә мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров белән сөйләштек.
 
– Фәрит хәзрәт, җен кешегә нигә керә?
 
– Бу дөньяда Аллаһы Тәгалә җеннәрне уттан, фәрештәләрне нурдан яраткан. Коръәннең «Зарият» сүрәсе 56 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә: «Кеше белән җеннәрне фәкать Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен халык кылдым», – диелә.  Җеннәр арасында төрлесе бар. Кайсы намаз укый, Аллаһы юлында. Кайсы кешегә начарлык кыла. Җеннең кешегә керү сәбәпләре күп төрле. Кайсы яратып керә, кайсы үч алырга тели. Чибәр кешеләргә күпләр сокланып карый, җеннәр исә, шуннан көнләшеп, матурлыгын бетерер өчен явызлык кылырга мөмкин. Кайчакта туганда ук балаларга җен тигән була. Мондыйлар хакында «нәселенә җен кагылган» диләр. Бу очракта күпме өшкерсәң дә, кешедән җенне чыгару авыр. Җеннәр эт, мәче, кеше кыяфәтендә дә килергә мөмкин. Үземнең дә алар белән сөйләшкәнем булды. «Нигә бу кешегә кердең?» – дип сорагач, төрлесен сөйлиләр: кайсы – фатирым юк, кайсы гашыйк булдым, ди. Җенгә ышанырга ярамый. Алар еш кына алдыйлар.
 
– Кешегә җен кергәнне тоеп буламы?
 
– Мондый вакытта кеше хәлсезләнә, күзендә нур югала, сәбәпсез авырырга, күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин. Эче поша. Кайчак сәбәпсез елый. Кәефе еш үзгәрә. Коръән сүрәләрен тыныч кына тыңлый алмый. Үзенә урын тапмый. Азан тавышы ачуын чыгара.
 
– Йортка да җен керергә мөмкинме?
 
– Җеннәрне без күрмибез. Алар арабызда. «Бисмилла» әйтми урындыкка утырсак, анда да җен баласы булуы бар. Бервакыт мине берәү йортына чакырды. «Күземә чит кешеләр күренә, аягыма төртеп үтәләр, өемне туздыралар, өстемә су сибәләр, әйберләрне тотып аталар», – дип зарланды бу апа. Барып керсәк, чынлап та, өйнең асты-өскә килгән. Миңа да берсе сугарга өлгерде. Шул чак эшнең нидә икәнен аңлап алдым. Җеннәр бар икән анда. Азан әйтеп, ясин укыгач, өч кенә көн тыныч торганнар да тагын шаулаша башлаганнар. Бу юлы өйнең дүрт чатына азан әйтеп, мылтыктан аттык. Шуннан соң тындылар. Берсендә зират өстендә салынган йортта тыныч түгел дип чакырганнар иде. Бу юлы мылтыктан ату да булышмады. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Кабер өстенә басканчы, утлы күмергә басуың хәерлерәк», – дигән. Зират булган урынга йорт салмаска тырышырга кирәк.
 
– Кешедән җен чыгарганда нинди догалар укыйсыз?
 
– Коръәннән аятьләр укыйм. Җеннәрне усаллык белән җиңеп булмый, сак кыланырга кирәк. Җен күздән чыкса, кеше сукыраерга, колактан чыкса, саңгырауланырга мөмкин. Авыздан, аяк-кулдан чыкса хәерлерәк. Һәр дога шифалы. Күз тию, сихер чыгарганда, җен пәриләрдән котылу өчен «Аятел Көрси», «Әгъраф», «Саффат», «Та-һа», «Бәкара», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укып өшкерәм. Җен кергән, күз тигән кеше өшкергәндә йә елый, йә көлә, кайберләре кычкыра, кеше булып та сөйләшә.
 
– Күз тиюләрдән түгәрәк ясин белән дә өшкерәләр, дип ишеткәнем бар.
 
– Зур гына тукыманың, йә катырак кәгазьнең уртасын кеше башы сыярлык итеп кисәләр дә, калган өлешенә ясинне язып чыгалар. Шул түгәрәк ясинне кешенең башыннан кидереп, аягыннан чыгаралар. Шул рәвешле күз тиюләр бетә дип санала. Тик бу өшкерү ысулы шәригать кануннарына туры килми. Диндә ясин белән башкача дәваланалар. Каләмне зәгъфран үләне суына манып, ясинне гарәп хәрефләре белән тәлинкәгә кулдан язалар. Шул дога язылган тәлинкәне чайкаган суны эчәләр.
 
– Күз тиюдән, җеннәрдән ничек сакланырга?
 
– Чынлыкта, күз тиюдән бары Аллаһы гына саклый. Һәрчакта да «бисмилла» әйтеп йөрергә кирәк. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Өеннән «бисмилла» әйтеп чыгып киткән кешене 70 мең фәрештә саклап йөрер», – диелә. Җеннәр күбрәк нәҗес урыннарда: бәдрәфтә, мунчада, башка пычрак җирләрдә яши. Шуңа да хаҗәтеңне үтәгәч, бәдрәфтә озак утырмаска, мунчага тамак кырып керергә киңәш ителә. Фото аша бозу да очрый. Шуңа да социаль челтәрләргә фотолар куйганда саграк булырга кирәк. Кабер туфрагы белән сихер кертүчеләр бар. Бозымнардан саклану өчен намаз укырга, Аллаһы кушканча яшәргә, зикерләр әйтергә, тәһарәтле, госелле йөрергә тырышыгыз. Гаурәтләрне каплап йөрү дә күз тиюдән саклый. Сихер чыгарам дип, алдакчы күрәзәчеләр, шарлатаннар корбаны булырга язмасын. Андыйлар хәзер күп. Күбесе космостан көч алам, энергия белән дәвалыйм, дигән була. Әмма алар шайтан белән элемтәдә. Дәваны бирүче – бер Аллаһы.
 
Шушы доганы иртәнге һәм ахшам намазыннан соң 100әр тапкыр кабатласаң, кешегә сихер, җен кагыла алмас.
 
«Ләә иләәһә илләллаһү вәхдәһү лә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү вә ләһүл хәмдү вә һүә галә кулли шәйин кадиир».
 
Мәгънәсе:
 
«Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы бернинди зат юк, бер Раббыбызга гына гыйбадәт кылырга тиешбез, Аның тиңдәше юк. Бөтен патшалык Аның кулында, барча мактау Аллаһы Тәгаләгә генә хастыр. Раббыбыз бөтен нәрсәгә кодрәтледер, бөтен нәрсәгә көче җитә».
 
Апас районы Акхуҗа авылыннан Гөлирам Нигъмәтҗанованы ул якларда белмәгән кеше юк. Йортын эзләгәндә адашып, күрше авылга кергәч тә, урамда уйнап йөрүче балалар Гөлирам әбинең кайда яшәвен җентекләп аңлаттылар безгә. Аның әбисе, әнисе дә атаклы өшкерүчеләр булган. Гөлирам апаларга килергә теләсәң, алдан шалтыратырга кирәк. Чөнки еш кына аны башка авылга да алып китәләр.
 
Әйтүенчә, өшкерү сәләте аңа әнисеннән күчкән.
 
– Әнине якын-тирә районнарда «Барыш тәтә» буларак беләләр иде, яныннан кеше өзелмәде. Догаларны да аннан өйрәндем. Әнием 96 яшенә җитеп вафат булды. Аңа йөрүчеләр миңа килә башлады. Кешене кире борырга уңайсыз. Белгәннәремне укып өшкерәм. Аллаһының рәхмәте, файдасын күрәләр, – ди 81 яшьлек Гөлирам апа.
 
Аңа кемнәр генә мөрәҗәгать итми. Кайсын борынына чыккан сөял борчый, кайсының күзе эренләгән, кемдер төнлә йоклый алмый, эчкечелектән интегүчеләр дә җитәрлек. Соңгы елларда бозымнан, күз тиюдән газапланып килүчеләр аеруча арткан.
 
– Кызганыч, кеше хәзер гөнаһтан курыкмый. Көнләшә, нәфескә хуҗа була белми. Якыннар, туганнар арасында да көнчелек күзәтелә, – ди өшкерүче әби.
 
Кешегә күз тигәнне ул өшкерә башлауга тоя. Тәсбихен тарта-тарта догаларын укып өшкерә, бетчә, тимрәү кебек нәрсәләр чыкканда шифалы су да ясап бирә. Үзең белән алып килгән ризыкларны да өшкерә. «Кайбер кешенең күзе, теле белән әйтмәсә дә, эчтән генә сокланса да тияргә мөмкин»,– ди. Шуңа да һәрчак догалар укып, «бисмилла» әйтеп йөрергә киңәш итә ул.
 
Наил Яруллин

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.10.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»