|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2023 Мәдәният
"Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектакле "Алтын Трезини-2023" премиясенә тәкъдим ителде
Камал театрының режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектакле "Алтын Трезини-2023" Халыкара архитектура-дизайн премиясенә дәгъвә кыла. Спектакль "Иң яхшы театр декорациясе проекты" номинациясендә тәкъдим ителә. "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектакле "Алтын Трезини-2023" премиясенә тәкъдим ителде Камал театрының режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектакле "Алтын Трезини-2023" Халыкара архитектура-дизайн премиясенә дәгъвә кыла. Спектакль "Иң яхшы театр декорациясе проекты" номинациясендә тәкъдим ителә. "Алтын Трезини" Халыкара архитектура – дизайн премиясенә 2018 елда нигез салына һәм ул Петербургның беренче архитекторы, Петропавловск соборын, Унике коллегия бинасын һәм Петрбургның башка шедеврларын тудыручы Швейцариядән чыккан рус архитекторы Доменико Трезини (1670-1734) хөрмәтенә аталган. Бүгенге көндә "Алтын Трезини" Санкт-Петербург белән элемтәне саклап, дөньякүләм югарылыкка күтәрелде, ә Доменико Трезини статуэткасы үзе бер архитектура "ОСКАРЫ" статусына ия булды, аның өчен төрле илләрдән номинантлар көрәшә. Сайлап алу комиссиясе нәтиҗәләре буенча төзелгән финалистлар исемлеге премия сайтында 12 октябрьдә чыгачак. Тавыш бирүнең икенче этабында халыкара жюри һәр номинациядә җиңүчене билгеләячәк.
--- |
Иң күп укылган
|