|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2023 Җәмгыять
Татарстанда интернет аша ашлык сатып алырга ниятләгән ир-атны акчасыз калдырганнарТатарстанның Яңа Чишмә районында яшәүче бер ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул күрше төбәктән интернет аша ашлык сатып аласы булган, әмма аны алдаганнар. Ул сатучы белән интернет аша аралашкан. Товарның бәясен килештергәч, “сатучы, акчаның берникадәр өлешен түләп кую өчен, банк картасы номерын әйткән. Ир тегенең банк картасына 253,5 мең сум күчергән. Берничә көннән соң товарның китереләчәге турында килешкәннәр Әмма ашлык күренмәгән. Ә берникадәр вакыттан соң сатучы элемтәгә дә чыкмый башлаган. Шуннан соң гына ир, мошенник белән бәйләнүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Чуашстанда яшәүче 43 һәм 19 яшьлек ике ир-атны тоткарлаган. Алар үзләрендә булмаган бодай сату турында белдерү урнаштырганлыклары турында сөйләгәннәр. Акчаны алганнан соң, элемтәгә керүдән туктаганлыкларын әйткәннәр.
“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|