|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2023 Фаҗига
Машина белән бергә кешеләре дә янган27 сентябрьдә Башкортстанның Бөре районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтләре сөйләде. Беренчел мәгълүматларга караганда, Уфа - Бөре - Яңавыл юлының 77нче километрында "Lada XRAY", "Kia Sportage" һәм йөк машинасы бәрелешкән, җиңел машиналарның берсе янып киткән. Кызганычка каршы, машина йөртүче һәм пассажир табиблар килгәнче үк һәлак булган. «Киа» шоферы җитди җәрәхәтләр алган, аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Янгын сүндерүчеләр утны оператив рәвештә сүндергән һәм зыян күрүчеләрне машинадан гидравлик авария-коткару коралы ярдәмендә алган.
фото: социаль челтәрләрдән.
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|