|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2023 Җәмгыять
Укытучы балага сукканВладивостокта физкультура укытучысы мәктәп кабинетында 6нчы сыйныф укучысына суккан һәм аннары аның муенына ябышып буа башлаган. Бу хәлне бер бала видеога төшереп өлгергән. Физкультура укытучысы малайны тынычландыра алмаган коллегасына ярдәмгә кергән булган. Социаль челтәрләрдә язылган мәгълүматлар буенча, ул аларның класс җитәкчесе икән, дәрес алып барган укытучы нәкъ шуңа аны чакырткан. Физрук тиргәгән вакытта укучы аңа каршы сүгенгән, шуңа күрә укытучы үз-үзен тыеп кала алмаган.
Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган, вакыйганың нечкәлекләрен әле ачыкларга кирәк, дигәннәр.
Фото: Приморье онлайн видеосыннан скриншот
Автор:Каспранова Ләйсән
--- |
Иң күп укылган
|