|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2023 Мәдәният
Фәрит Бикчәнтәев Төркиядә спектакль куя (ФОТО)
Октябрь башында Төркия дәүләт театрында (Анкара шәһәре) Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышында "Гонзагоны үтерү" спектакленең премьерасы була. "Репетицияләр август аенда ук башланды. Монда артистлар искиткеч: режиссерны тыңлый беләләр, экспериментлар ясарга әзерләр. Тәрҗемәче белән эшләсәк тә, бер-беребезне нигездә аңлыйбыз. Сергей Геннадьевич бик кызыклы визуаль образ тәкъдим итте: кайбер костюмнар, мәсәлән, граффити стилендә ясалачак. Эш ахырына якынлаша, спектаклебез озак яшәр дип өметләнәм. Бәлки әле икенче елга "Нәүрүз" фестивалендә Казан тамашачысына да күрсәтү мөмкинлеге булыр", - диде Фәрит Бикчәнтәев.
--- |
Иң күп укылган
|